ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Республикада яшәүчеләр өчен эчә торган суның сыйфатын яхшырту «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына кертелгән «Чиста су» төбәк проектында каралган. 2021 елда Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 3,5 млрд. сум акча юнәлдереләчәк, гражданнарны чиста су белән тәэмин итүдән тыш, проектка гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыру чаралары да кертелгән.


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакиров, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен ачыклау максатында, Санкт-Петербург шәһәренең генераль директор Ф.Мадани җитәкчелегендә «Деловые линии» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев эш сәфәре белән Лениногорск шәһәрендә булды. Визит барышында ул шәһәрнең эре сәнәгать объектлары һәм район эшкуарлары өчен инфраструктура мөмкинлекләре белән танышты.

Инвестицияләр җәлеп итү, тизләтелгән социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында, Татарстан Республикасында 5 социаль-икътисадый үсеш территориясе эшли. Бүгенге көндә аларның резидентлары 25,6 млрд.сумнан артык капитал салган (өстәмә хак салымыннан тыш) һәм 13 меңнән артык эш урыны булдырган.


18
май, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова һәм башка хезмәткәрләр коронавирустан «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясатты. Икенче прививка 8 июньгә билгеләнгән.

13 майдан 2 июньгә кадәр Казанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» төбәк проекты ярдәмендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Халыкара классик балет фестивале уза, аның кысаларында 8 спектакль күрсәтеләчәк, Россия балет сәхнәсе йолдызлары, шул исәптән Санкт-Петербургның Мариин театры катнашында да, 2 гала-концерт  узачак. 


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында республикада 1,95 млрд. сумга 57 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндереләчәк.

11-12 май көннәрендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге» дип аталган квалификация күтәрү программасы үткәрелде.


15
май, 2021 ел
шимбә

14 майда Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Удмурт Республикасы башлыгының даими вәкиле – Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.В. Хомич һәм Удмуртия Республикасы Экспортка ярдәм үзәге директоры урынбасары В.М. Антоненко җитәкчелегендәге Удмуртия Республикасы делегациясе белән очрашу узды.


14
май, 2021 ел
җомга

Татарстанда яшәүче 120 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм эшли. Эшкуарларның әлеге категориясенә булышлык күрсәтү өчен, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд), ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә, РФ Үзәк банкының төп ставкасының 1/2 өлешенә кадәр  дифференциацияләнгән 6%лы ставка буенча махсус ташламалы микрозайм эшләтеп җибәрелде. 1 нче июньнән әлеге продукт буенча максималь ставканы Россия Банкының төп ставкасына кадәр киметү планлаштырыла (бүген – 5%).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International