Инвестицияләр җәлеп итү, тизләтелгән социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында, Татарстан Республикасында 5 социаль-икътисадый үсеш территориясе эшли. Бүгенге көндә аларның резидентлары 25,6 млрд.сумнан артык капитал салган (өстәмә хак салымыннан тыш) һәм 13 меңнән артык эш урыны булдырган.
Шул исәптән, агымдагы елның I кварталында резидентлар тарафыннан 1,67 млрд. сум капитал салынган һәм 3,1 мең эш урыны булдырылган.
Бүген республиканың алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә 113 резидент үз эшчәнлеген алып бара, алар төрле тармакларда инвестиция проектларын гамәлгә ашыра һәм Татарстан моношәһәрләре икътисадын диверсификацияләүгә ярдәм итә. Әйтик, пандемиягә бәйле катлаулы вәзгыятькә карамастан, 2020 елда республика моношәһәрләрендә әлеге территорияләргә 40 яңа резидент кергән, алар моношәһәрләр икътисадына 8,7 млрд.сум инвестицияләр җәлеп итәргә һәм 4 170 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, резидентлар өчен кайбер салым ташламалары каралган, аерым алганда, табышка салымның киметелгән ставкасы, оешмалар милкенә салымнан һәм җир салымыннан азат итү, Пенсия фондына, Социаль иминият һәм Мәҗбүри медицина иминияте фондларына иминият кертемнәре өчен тарифлар түбәнәйтелгән. Ташламалар резидент статусын алган көннән алып 10 ел дәвамында гамәлдә була һәм мондый статусны алган резидентларга карата алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорисе оешканнан соң 3 ел дәвамында кулланыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ил субъектларының резидентлар тарафыннан капитал кертү күләме буенча да, эш урыннары саны буенча да инвестиция проектларына карата килешүләрдә билгеләнгән таләпләрне зарури үтәү срокларын 2019 елның 1 апреленнән 2021 елның 31 декабренә кадәрге чорда үз статусын алган резидентлар өчен 2 елга кадәр озынайту турындагы инициативасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хуплау тапкан. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан тиешле карар 2021 елның мартында кабул ителгән. Әлегейомшаклык пандемия чорында кыенлыкларга юлыккан резидентларга үз инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирә.