ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиевның Лениногорск районына эш сәфәре

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев эш сәфәре белән Лениногорск шәһәрендә булды. Визит барышында ул шәһәрнең эре сәнәгать объектлары һәм район эшкуарлары өчен инфраструктура мөмкинлекләре белән танышты.

Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова белән бергә, «НФП «Модуль» ҖЧҖ карады, аның төп эшчәнлек төре булып нефть чыгару өчен скважина эчендәге эшләрне уздыру буенча перспективалы фәнни-техник чишелешләрне эшләү тора. Бүгенге көндә биредә 78 кеше эшли. Җитәкче Игорь Малыхин предприятие эшчәнлеге белән таныштырды, проблемалы мәсьәләләрне әйтте.

Аннары Равил Сираҗиев «Виктория» КФХ ҖЧҖ теплица комплексында булды, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчесе буларак яшелчә һәм чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Әлеге комплекс Татарстанның көньяк-көнчыгышында бердәнбер теплица комбинаты булып тора. 2020 ел эчендә төяп җибәрелгән товар күләме 522 тонна, ягъни 490 тонна кыяр һәм 32 тонна томат тәшкил иткән. Бүгенге көндә биредә 40 кеше эшли.

Эш визиты кысаларында министр урынбасары шулай ук «ИДЕЯ-ЮГО-ВОСТОК» сәнәгать мәйданчыгында булды, аның территориясендә 55 резидент эшли, алар тарафыннан 323 яңа эш урыны булдырылган.

Чара ахырында ТР икътисад министры урынбасары Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында районның проблемалы мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары буенча бизнес вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү чаралары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International