13 майдан 2 июньгә кадәр Казанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» төбәк проекты ярдәмендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Халыкара классик балет фестивале уза, аның кысаларында 8 спектакль күрсәтеләчәк, Россия балет сәхнәсе йолдызлары, шул исәптән Санкт-Петербургның Мариин театры катнашында да, 2 гала-концерт узачак.
2021 елның февралендә Татарстанда «Иҗади кешеләр» төбәк проекты кысаларында Ф. И. Шаляпин исемендәге Халыкара театр фестивале узды. 7 июньнән 13 июньгә кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Нәүрүз» халыкара төрки халыкларның театр фестивален үткәрү планлаштырыла. Шулай ук төрле күргәзмәләр һәм конкурслар үткәрү дә планлаштырылган.
Быел Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектына 319 млн. сум акча юнәлдереләчәк. Илкүләм проект кысаларында 3 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аерым алганда, «Мәдәни мохит», аның чараларына 286,0 млн. сум юнәлдерү планлаштырыла, «Иҗади кешеләр» – 28,1 млн. сум, «Цифрлы культура» – 4,8 млн. сум.
«Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында Алабуга һәм Зеленодольск шәһәрләрендә ике мәдәни үсеш үзәге, Минзәлә һәм Кукмара муниципаль районнарында өч авыл мәдәният йорты төзелеше планлаштырылган, шулай ук Казан шәһәрендә ике сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт башланган.
Илкүләм проект кысаларында шулай ук иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм учреждениеләрнең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк, һәвәскәр коллективлар дәүләттән грантлар алачак.
«Цифрлы мәдәният» төбәк проекты кысаларында китап басмалары урнаштырылачак, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә виртуаль концерт заллары булдырылачак.