ТР Икътисад министрлыгында Санкт-Петербургтан «Деловые линии» компаниясе вәкилләре белән очрашу узды

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакиров, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен ачыклау максатында, Санкт-Петербург шәһәренең генераль директор Ф.Мадани җитәкчелегендә «Деловые линии» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда шулай ук эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры урынбасары, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КО генераль директоры Айдар Салихов, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер һ.б. катнашты.

«Деловые линии» компаниясенең төбәк белән кызыксынуы, склад операцияләрен һәм транспорт хезмәтләре күрсәтүне тәэмин итү чылбырына интеграцияләү максатларында, OZON һәм Wildberries маркетинг үзәкләре белән хезмәттәшлек итүгә, шулай ук республикада логистика операторының эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Очрашуны ачып, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров республиканың мөмкинлекләре һәм икътисадый потенциалы, махсус икътисадый зоналар турында сөйләде, Эшкуарлыкка ярдәм фонды директоры Айдар Салихов кунакларга бизнеска ярдәм итү буенча республика чараларын – гарантия һәм микрофинанс инструментларын тәкъдим итте.

Үз чиратында, «Деловые линиии» ГК генераль директоры Ф.Мадани очрашуда катнашучыларга компаниянең бизнес өчен сервис һәм хезмәт күрсәтү юнәлешендә мөмкинлекләрен тәкъдим итте, компаниянең үсеш планнары, бурычлары, компетенцияләре һәм гарантияләре турында сөйләде.

«Без хәвеф-хәтәрләрдән, шул исәптән салымнарга бәйлеләреннән дә, тулысынча яклыйбыз, проблемаларны хәл итәргә булышабыз, йөкләрнең сакланышын гарантиялибез, 20 ел эчендә без эшкә карата билгеле бер критерийлар һәм алым булдырдык. Татарстанның икътисадый күрсәткечләре һәм потенциалы яхшы, хезмәттәшлек итәргә шат булачакбыз», - дип ассызыклады Ф.Мадани.

Киңәшмә барышында шулай ук Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер Татарстанның биржа мәйданчыгының мөмкинлекләре һәм функционалы турында сөйләде һәм фирма вәкилләренә логистика хезмәтләре сату базарын киңәйтү һәм төбәк эчендә яңа клиентлар эзләү максатларында анда катнашучылар сыйфатында теркәлергә тәкъдим итте.

Очрашу ахырында министр урынбасары, киңәшмәдә ике як та киләчәк хезмәттәшлек өчен кирәкле мәгълүмат алды, ә республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар һәрвакыт субъект тарафыннан ярдәмгә исәп тота ала, дип ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International