Татарстан Республикасында авария хәлендәге торактан күчерүгә, су сыйфатын яхшыртуга һәм уңайлы мохит булдыруга 3,5 млрд. сум акча юнәлдереләчәк

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Республикада яшәүчеләр өчен эчә торган суның сыйфатын яхшырту «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына кертелгән «Чиста су» төбәк проектында каралган. 2021 елда Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 3,5 млрд. сум акча юнәлдереләчәк, гражданнарны чиста су белән тәэмин итүдән тыш, проектка гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыру чаралары да кертелгән.

Әйтик, 2021 елда республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 4 төбәк проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аерым алганда, финанслауның гомуми күләме 956,89 млн. сум булган «Торак» төбәк проекты,» «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» – 1,95 млрд. сум, «Яшәү өчен яраксыз торак фонды күләмен тотрыклы киметүне тәэмин итү» – 403,33 млн.сум һәм «Чиста су» – 215,37 млн.сум.

«Чиста су» төбәк проекты кысаларында Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында  эчә торган су белән тәэмин итү объектлары, су әзерләү станциясе төзү һәм реконструкцияләү буенча чаралар тормышка ашырылачак. Объектта төзү-монтаж эшләре башланган инде: канализация челтәрләре сузылган, кое урнаштырылган, камера уелган, бинага нигез салынган. Су әзерләү станциясен файдалануга тапшыру Васильево бистәсендә яшәүчеләрне чиста су һәм  тотрыклы рәвештә су белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. 

«Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен 3784,69 кв.м мәйданлы 100 фатир алу планлаштырыла. Әлеге фатирлар тузган торактан күчерелә торган гражданнарга уңайлы яшәеш шартларын тәэмин итәчәк. 

Шулай ук «Торак» төбәк проекты кысаларында Казан шәһәре Совет районының «Лето» торак комплексында су белән тәэмин итүнең тышкы һәм эчке тышкы челтәрләре төзеләчәк, Н.Ершов урамы буенча бассейнлы, 1501 урынлы гомуми белем бирү мәктәбе файдалануга тапшырылачак, Казан шәһәренең «Светлая долина» торак комплексында өслек агынтыларын чистарту корылмалары үзгәртеп корылачак, шулай ук Казан шәһәренең «Весна», «Салават күпере» һәм «Новые горки» торак комплексларында 3 балалар бакчасы төзеләчәк.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында агымдагы елда Яр Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының 39 муниципаль районында 57 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International