Сергей Плотников: үзмәшгульлек статусы бизнесны үстерүгә ташламалы микрозайм алырга ярдәм итте

2021 елның 14 мае, җомга

Татарстанда яшәүче 120 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм эшли. Эшкуарларның әлеге категориясенә булышлык күрсәтү өчен, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд), ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә, РФ Үзәк банкының төп ставкасының 1/2 өлешенә кадәр  дифференциацияләнгән 6%лы ставка буенча махсус ташламалы микрозайм эшләтеп җибәрелде. 1 нче июньнән әлеге продукт буенча максималь ставканы Россия Банкының төп ставкасына кадәр киметү планлаштырыла (бүген – 5%). Ташламалы финанс «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында бирелә, ул эшкуарларга төрле яклап булышу һәм бизнес алып баруны нәтиҗәгә чыгаруга юнәлдерелгән.

Татарстаннан сыр ясаучы эшкуар финанс ярдәмен беренчеләрдән булып алган. Алексеевск бистәсендә шәхси сыр ясау заводы хуҗасы Сергей Плотников үзенең бизнесын фатирының кухнясында бер кастрюль һәм сөттән башлавы турында сөйли. Интернет аша карап, сырның ничек ясалауы турында белгән дә кирәкле чимал сатып алган. Сырның беренче партиясен гаиләсе белән ашап бетергәннәр, икенчесен социаль челтәрләргә сатуга чыгарган һәм ялгышмаган, аны сатып алучы табылган һәм эш алга киткән.

Башлангыч этапта яшь эшкуар хоббины белән офистагы эшен бергә алып бара. Ләкин заказлар арта башлагач зур фирмадагы эшен калдырырга һәм үзен тулысынча сыр ясау эшенә багышларга туры килә.

Плотников «һөнәри керемгә салым» статусының өстенлеген билгеләп үтә. Беренчедән, бу идарә итүнең гадилеге һәм үтә күренмәлелеге. Икенчедән, салым ставкасы түбәнәйтелгән.

«Уңай яклары бар, әлбәттә, керемгә салым нибары 4%, – ди ул. – Теләк булса, пенсиягә иминият акчаларын мөстәкыйль кертеп бару мөмкинлеге дә бар, салым хезмәте түләү суммасын үзе исәпләп чыгара, декларацияләр тутырырга, касса аппараты да кирәкми. Моннан тыш, бизнесны үстерү өчен, кәгазь боткасыннан башка гына, тиз арада һәм каршылыкларсыз гына  Фондтан ташламалы процент белән микрозаймнар да алып була».

Сыр ясаучы эшкуар сыр рецептларын бөтен дөнья буйлап җыя икән. Иң гади вариант – төрле тутыргычлы атланмай сыры. Хәзер ул продукциянең киң ассортиментын җитештерә – аерым авторларның оригиналь сырларыннан башлап гадәти сырларга кадәр. Мәсәлән, чикләвек тәме килеп тора торганы да, кара тмин, томат белән ясалганы да, фермерча дип йөртелә торганы да бар.

Алынган акчаларны сыр ясаучы эшкуар җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек биргән бизнесны үстерүгә юнәлдергән – ул эш бүлмәсен су белән тәэмин иткән, кирәкле инвентарь – кәстрүлләр һәм завод формаларыы сатып алган. Киләчәктә Сергей цех ачарга, ферма төзергә һәм кәҗәләр асрый башларга хыяллана, алар ярдәмендә сыр җитештерү өчен үзендә сыйфатлы сөт җитештерергә тели.

Исегезгә төшерәбез, программа шартлары нигезендә, үзмәшгульләр өчен займ буенча ставка Россия Банкының микрозайм килешүе төзү датасына билгеләнгән төп ставкасының 1/2%ын тәшкил итә (эшчәнлек республиканың моношәһәрләрендә гамәлгә ашырылган очракта), залог белән тәэмин итү очрагында – микрофинанс килешүен төзү датасына гамәлдә булган РФ Үзәк Банкының төп стакасына тигез, залог булмаган очракта – 6%.

Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен табышка «Һөнәри керемгә салым» буенча салым алына торган эшчәнлекне алып баруга кирәкле барлык чыгымнарга 3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.

Микрозаймга гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган «Эшкуарлыкка ярдәм фонды»на кабул ителә. Гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек булган Фондның төбәк вәкилләренә дә тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International