Удмуртия делегациясе кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары һәм электрон сәүдәне алга җибәрү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнде

2021 елның 15 мае, шимбә

14 майда Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Удмурт Республикасы башлыгының даими вәкиле – Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.В. Хомич һәм Удмуртия Республикасы Экспортка ярдәм үзәге директоры урынбасары В.М. Антоненко җитәкчелегендәге Удмуртия Республикасы делегациясе белән очрашу узды.

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары М.Р. Шаһиәхмәтов рәислегендә узды, очрашуда министрның беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов, «Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ җитәкчесе Тимур Гомәров, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КМК генераль директоры Айдар Сәлихов, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КО директоры Рөстәм Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Яклар электрон сәүдә каналларына ярдәм итү һәм аларны алга этәрү өлкәсендә, шул исәптән Россия һәм халыкара маркетплейсларында продукция һәм товар сату мәсьәләләрен дә кертеп, тәҗрибә алмашты. Шулай ук республикада 2020 елда гамәлгә ашырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары һәм 2021 елга ярдәм чаралары турында да фикер алыштылар. 

Министрның беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин Татарстан бизнесына дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре: микрофинанслау, дәүләттән поручительлек һәм процент ставкасын субсидияләү турында сөйләде. Очрашу барышында, шулай ук, пандемия чорында зыян күргән кече һәм урта бизнесны торгызу һәм ныгыту тәҗрибәсе һәм механизмнары белән уртаклаштылар, бизнес-мәсьәләләр буенча эшкуарларны консультацияләү турында сөйләделәр.

Очрашу кысаларында шулай ук «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ эшчәнлеге презентациясе узды, аны аның җитәкчесе Яков Геллер тәкъдим итте. 

Удмуртия делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итү инструментлары белән кызыксынды.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Удмуртия Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы Даими вәкиле – Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Викторович Хомичка Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган «Татар дөньясы. Татарский мир» китабын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International