11-12 май көннәрендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге» дип аталган квалификация күтәрү программасы үткәрелде.
Программаны ачу тантанасында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова һәм КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Илнур Шәрипов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Үз чыгышында Наталья Кондратова, белем бирү курсларының төп бурычы – тыңлаучыларга, беренче чиратта, мәҗбүри таләпләрне бозуларны булдырмау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән контроль (күзәтчелек) нигезләрен төшендерү, бу контрольлек органнарының чыгымнарын оптимальләштерергә һәм тикшерелүчеләргә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.
Укыту контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр, Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын гамәлгә ашыру чаралары, шул исәптән «регулятор гильотины» механизмын гамәлгә кертү һәм башкалар белән танышуга юнәлтелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының контрольлек һәм күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүне координацияләү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Дәминова тикшерү чараларын оештырганда контроль-күзәтчелек органнары эшенең профилактик алымнарын гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган дәресләр үткәрде.
Программа нәтиҗәләре буенча электрон тест формасында йомгаклау аттестациясе үткәрелде.