Республика икътисад министрының ике урынбасары коронавирустан прививка ясатты

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова һәм башка хезмәткәрләр коронавирустан «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясатты. Икенче прививка 8 июньгә билгеләнгән.

Прививка алдыннан Министрлык хезмәткәрләре терапевт аша тикшерү уздылар: пульс, кан басымы, кандагы кислород дәрәҗәсе тикшерелде, үпкәләр тыңланды.

«Авыртмады, вакцинациядән соң беренче минутларда бернинди билгеләр дә күзәтелмәде», – дип сөйләде Рөстәм Сибгатуллин.

Министрлык җитәкчелеге үз үрнәгендә хезмәткәрләргә COVID-19 каршы прививка ясатуның никадәр мөһим булуын күрсәтте, чөнки авыруның катлаулы нәтиҗәләре килеп чыкканчы вакцина ясатуың яхшырак бит, прививка ул – үз сәламәтлегеңне кайгырту мөмкинлеге. Вакцинация – кыйммәтле чара, әмма федераль бюджет ярдәмендә препарат бушлай бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International