Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча паркларны, скверларны һәм яр буйларын төзекләндерү эше дәвам итә

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында республикада 1,95 млрд. сумга 57 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндереләчәк.


Түбән Кама, Баулы, Зәй, Әлмәт, Аксубай, Алабуга, Балтач, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Тукай, Сарман, Чирмешән муниципаль районнарында төзелеш-монтаж эшләре башланган инде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында 2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләр өчен онлайн тавыш бирү дәвам итә. Инде хәзердән үк Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында һәм «ТР Хезмәтләр күрсәтү» мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International