2022 елның 28 мартыннан 2022 елның 1 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге эш башлаучы эшкуарларны һәм эшкуарлык эшчәнлеген башларга җыенучы затларны «Эшкуар әлифбасы» дип аталган 5 көнлек тренингта катнашырга чакыра.
Казанда Инновацияләргә ярдәм фондыннан яшь татарстанлылар өчен «Студентлар стартапы» программасына багышланган бушлай вебинар узачак. Онлайн-укуларда үз проектын үстерү өчен 1 млн сум акча алу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында республика эшкуарлары белән очрашты. Чара ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка тармак министрлыклары җитәкчеләре катнашында узды.
Республика Маркетинг үзәгенең функционалын һәм мөмкинлекләрен аңлату өчен, 23 марттан – 30 мартка кадәр Дәүләт заказлары буенча агентлык Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төбәк министрлыклары һәм эшкуарлары өчен аерым тармаклар буенча zoom форматында берничә укыту семинарлары үткәрәчәк.
Россиягә карата санкцияләр кертелү сәбәпле, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы экспорт юнәлешле эшкуарларга дус булмаган дәүләтләр исемлегенә кертелмәгән илләрдә яңа сату базарларын эзләүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Россия хөкүмәте халыкка аеруча кискен социаль-икътисади мәсьәләләр буенча оператив мәгълүмат бирү өчен «Аңлатабыз.рф» порталын төзү турында карар кабул итте. Бу хакта 1 мартта вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Татарстан Республикасында Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итүне саклау, система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү, кече һәм урта эшкуарлыкның яңа шартларга җайлашуын мониторинглауны дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
21 мартта төбәк Сәүдә-сәнәгать палатасында, санкция басымы белән бәйле яңа икътисади шартларда барлыкка килә торган фаразлар һәм төп мәсьәләләр турында фикер алышу өчен, республиканың бизнес-җәмәгатьчелеге белән эшлекле очрашу булачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич катнашында узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы индустриаль (сәнәгать) парклар территориясендәге һәм (яки) янындагы территориядәге инженерлык, энергетика һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү, шулай ук инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өчен индустриаль (сәнәгать) паркларны сайлап алу турында игълан итә.
2022 елның 31 мартында КУЭ субъектларының 223-ФЗ номерлы Федераль Закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларда катнашуына багышланган онлайн-семинар узачак.