Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында республика эшкуарлары белән очрашты. Чара ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка тармак министрлыклары җитәкчеләре катнашында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия көнбатыш дәүләтләр ягыннан моңарчы күрелмәгән икътисади һәм санкция басымы белән очрашты. Ил җитәкчелеге тарафыннан гражданнарга һәм төрле тармакларга ярдәм итү буенча кайбер чаралар күрелә. Республика дәрәҗәсендә шулай ук штаб төзелде, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планы расланды.
ТР Президенты ассызыклаганча, санкцияләр шартларында бизнеска һәм хакимияткә, килеп туган проблемаларны хәл итү өчен, уртак адымнар ясарга кирәк. «Безгә сезне ишетү, яңа бурычларны хәл итү өлешендә сезнең белән бергә хәрәкәт итү мөһим. Компонентлар, банклар белән эшләү, логистика – безнең актив позицияне, безнең федераль хезмәттәшләребезнең позициясен таләп итә торган мәсьәләләр бик күп. Без сезнең белән бергә булуыбызга ышандырырга телим», –дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу кысаларында Татарстан бизнесы вәкилләре Көнбатыш санкцияләре аркасында килеп чыккан проблемалы мәсьәләләр турында сөйләделәр. Әйтик, «Ирэн» тегү остаханәсе генераль директоры Ирина Купряхина мәктәп формасы җитештерү өчен тукымалар сатып алу кыенлыклары турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов хәзерге шартларда үз производстволарыңны мобилизацияләргә һәм йөкләргә кирәк, дип билгеләп үтте. Шулай ук Төркия, Кытай, Үзбәкстаннан яңа тәэмин итүчеләр белән логистик схемалар булдырырга кирәк.
«Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры Олег Коробченко бизнесны планлы тикшерүләрне чикләгәннән соң күзәтчелек органнарының планнан тыш визитлары очраклары ешаюына игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, яңа шартларда эшләгәндә хаталар котылгысыз, һәм бизнеска, җитештерү процессларын тыныч кына үзгәртеп кору өчен, вакыт бирергә кирәк. Татарстан Президенты спикерны хуплады һәм прокуратурага, күзәтчелек чараларын күзәтү өчен, «Кайнар линия» оештырырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта ул куркынычсызлык мәсьәләләре өстенлекле булырга тиешлеген, шуңа күрә тикшерүләрнең мөһим булуын, әмма бу эшне бик сак алып барырга кирәклекне билгеләп үтте.
«Полба М» ҖЧҖ директоры Марат Фәсхиев хәбәр иткәнчә, бүген авыл җирлегендә маркетплейсларда үз продукциясен сата ала торган җитештерүчеләр күп. Әмма моның өчен аларга продукцияне кабул итү, аны төрү, саклау һәм транспортлау хезмәтләре күрсәтелерлек әзерләү конторалары кирәк. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләнең актуальлеген билгеләп үтте. «Маркетплейсларга эләгү өчен, билгеле бер стандартларга туры килергә кирәк. Әлбәттә, безгә авыл кешеләренә ярдәм итәргә һәм кулланучылар кооперациясенең инфраструктурасын актив үстерергә кирәк», – дип билгеләп үтте ул.
«Акульчев» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Акульчев, әлеге чараларга бизнес вәкилләрен мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өчен, КУЭ субъектларына ярдәм күрсәтә торган критерийларны яңадан карарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимнең өйрәнеләчәген билгеләп үтте.
«Туган Авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючы Радик Габдрахманов рестораторлар өчен өзлексез сыйфатлы һәм яңа җитештерелгән фермер продукциясе белән тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукцияне, беренче чиратта, җирле оешмаларга җибәрүгә йөз тотуы мөһим. Моннан тыш, спикер, пандемия чорындагы кебек, арендага бирелә торган дәүләт һәм муниципаль милек өчен түләүне киметүне сорады. Аренда өчен ташламалар мәсьәләсе каралачак, дип җавап бирде ТР Президенты. Ресторан һәм кунакчыллык тармагы эшенә килгәндә, быел Татарстан, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, бик күп кунаклар көтә.
«Белоглазова» КФХ башлыгы Елена Белоглазова элегрәк банкларда 2022 елның 1 мартына кадәр алынган кредитлар буенча кредит каникулы һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондыннан алынган кредитлар буенча түләүләрне кичектереп тору игълан ителгәнлеген искәртеп узды. Ул Росагролизинг шартнамәләренә дә шундый ук механизмны таратырга мөмкинме икәнлеген сорады. Рөстәм МиңнехановРеспублика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты.
«КамаСтройИнвест» компаниясе генераль директоры Дилүс Сираҗетдиновтөзелеш комплексына ярдәм итү темасын кузгатты. Ул төзелеш тармагындагы вәзгыятьне тотрыкландыру буенча нинди чараларны гамәлгә ашыру планлаштырылуы белән кызыксынды. Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген күп кенә мәсьәләләр буенча, шул исәптән ташламалы ипотека программасын озайту буенча да эш алып барыла.
«Кама-Тракс» ТЭК ҖЧҖ гендиректоры Ирина Штейнберг йөкләр ташу, логистика системаларын үстерү, шулай ук эре контейнер мәйданчыклары оештыру өчен яңа альтернатив маршрутлар булдыру кирәклеге турында билгеләп үтте. «Логистика – гади генә мәсьәлә түгел. Республика Транспорт министрлыгы әлеге тема белән шөгыльләнә. Теләсә кайсы очракта хәл итү юлларын табарга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан ТР Президенты эшмәкәрләргә очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул яңа шартларда берләшергә һәм тиз арада карар кабул итәргә кирәклеген ассызыклады. «Без башка базарларга ориентлашырга, шулай ук үз-үзебезгә күбрәк ышанырга, үз-үзебезне тәэмин итәргә тиеш. Ничек кенә авыр булмасын, бу юлны узарга кирәк. Безнең белән мөнәсәбәтләрне саклаган партнерлар белән эшләячәкбез, алар шактый күп», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды