Дәүләт заказлары буенча агентлык Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Республика маркетинг үзәге ресурслары белән эшләү буенча укыту семинарлары уздырачак

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Республика Маркетинг үзәгенең функционалын һәм мөмкинлекләрен аңлату өчен, 23 марттан – 30 мартка кадәр Дәүләт заказлары буенча агентлык Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төбәк министрлыклары һәм эшкуарлары өчен аерым тармаклар буенча zoom форматында берничә укыту семинарлары үткәрәчәк.

Санкция илләреннән кертелә торган продукцияне китерүдә чикләүләр булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгының Республика маркетинг үзәге базасында импортны алмаштыру өчен ресурс булдырылды, анда бөтен илнең заказчылары үзебезнең җитештерүчеләрдә яисә Россиягә үзләренең товарларын чикләмәгән дустанә илләрдән җитештерүчеләрдә кирәкле продукциянең аналогларын табарга мөмкин. 

Республика маркетинг үзәгенең функционалы Республика һәм РФ нең башка субъектлары эчендә продукция җитештерә торган тәэмин итүчеләрнең каталогын булдырырга һәм алып барырга мөмкинлек бирә. Чит ил өлешләренә җентекле анализ ясау шулай ук Республика территориясендә җитештерүне оештыру өчен күздә тотыла торган урыннар исемлеген билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Ресурс тиз кооперация элемтәләре булдырырга, үз сатып алуларыңны урнаштырырга мөмкинлек бирә, бу санкция чикләүләреннән тискәре нәтиҗәне йомшартуга ярдәм итә.

Семинар тармак министрлыкларына предприятиеләр белән берлектә импортны алыштырырга кирәк булган чит ил продукциясе исемлеген оператив рәвештә формалаштырырга һәм алга таба кооперация өчен Республика маркетинг үзәге ресурсларына мәгълүматлар урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Семинарлар түбәндәге график буенча узачак:

Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы

Дата

Вакыты

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

23 март

10.00

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы

24 март

10.00

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

25 март

10.00

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы

28 март

10.00

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы

29 март

09.00

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы

30 март

10.00

Семинарларда шулай ук эшчәнлеге импорт комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазлар кертүгә бәйле бизнес вәкилләре катнаша ала.

Укыту өчен сылтамалар http://rmcrt.ru/сайтында «Вебинарлар» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International