ТР Икътисад министрлыгы эшкуарларны сатып алуларда катнашу турындагы семинарга чакыра

2022 елның 18 марты, җомга

2022 елның 31 мартында КУЭ субъектларының 223-ФЗ номерлы Федераль Закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларда катнашуына багышланган онлайн-семинар узачак.

Республикада эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү өчен, 31 мартта 10:00 сәгатьтә ТР Икътисад министрлыгы «КУЭ Корпорациясе» АҖ белән берлектә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең (үзмәшгульләр) 223-ФЗ номерлы Федераль Закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларда катнашуы» темасына бушлай белем бирү семинары үткәрәчәк.

Чара онлайн узачак һәм эре заказчыларның сатып алулары турында КУЭ субъектларының һәм төбәкнең үзмәшгуль гражданнарының мәгълүматлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Семинар барышында КУЭ субъектларының һәм һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең сатып алуларда катнашуы һәм аларга төрле ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралачак.   

Моннан тыш, семинарда «Роснефть» НК ГАҖ, «Интер РАО» ГАҖ, «Ростелеком» ГАҖ, «Аэрофлот» ГАҖ, «РЖД» ААҖ һәм башкалар кебек Россиянең эре компанияләре вәкилләре катнашачак.  

Семинарда катнашу өчен, https://events.webinar.ru/41163427/10755595 сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасының исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган унөч эре заказчысының сатып алулар планнары проектларының туры килүен бәяләүне үткәрүгә регионда вәкаләтле орган булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International