Россия хөкүмәте халыкка аеруча кискен социаль-икътисади мәсьәләләр буенча оператив мәгълүмат бирү өчен «Аңлатабыз.рф» порталын төзү турында карар кабул итте. Бу хакта 1 мартта вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
«Хөкүмәт өчен кешеләргә актуаль һәм дөрес мәгълүмат җиткерү мөһим. Шуңа күрә без «Аңлатабыз.рф» мәгълүмат ресурсын эшләтеп җибәрү турында карар кабул иттек. Ул «Стопкоронавирус.РФ» порталы сыман эшләячәк. Яңа портал тикшерелгән, рәсми һәм, иң мөһиме, оператив мәгълүмат чыганагы булачак, реаль вакыт режимында яңартылып торачак», – диде Дмитрий Чернышенко.
Сайтта транспорт элемтәсеннән алып, финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм уку йортларының эшчәнлегенә кадәр актуаль булган сорауларга җаваплар бастырылды инде.
Чит илдә булган сәяхәтчеләр Ростуризм киңәшләреннән файдалана алалар. Ведомство белешмәсендә очышларны туктатып тору белән бәйле кыенлыклар кичергән кешеләр өчен гамәлләр алгоритмы аңлатыла, аэропортларның һәм авиакомпанияләрнең «кайнар линия» номерлары китерелә. Сайтта шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясеннән килгән гражданнар өчен эшкә урнашу вариантлары турында Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматын алырга, барлык төбәк мәшгульлек үзәкләренең номерларын табарга мөмкин.
«Аңлатабыз.рф» порталы бурычларының берсе – дөрес булмаган мәгълүматлар таратуга каршы тору. Ялган мәгълүматны кире кагу – «Стопфейк» рубрикасында.
Сорауларны һәм мөрәҗәгатьләрне Телеграм, Вконтакте, Одноклассники һәм Вайберсоциаль челтәрләрендә «Аңлатабыз.рф» битләре аша җибәрергә мөмкин булачак.
Аңлатабыз.рф– Россия Хөкүмәте тарафыннан гражданнарны борчыган һәм Россиядә социаль-икътисадый хәл турында иң актуаль мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирү өчен эшләтеп җибәрелгән рәсми интернет-ресурс. Җавапларны оператив верификацияләү эшенә барлык министрлыклар һәм ведомстволар җәлеп ителгән.
Аңлатабыз.рф рәсми порталына сылтама: https://объясняем.рф/
Аңлатабыз.рф рәсми телеграм-каналына язылу өчен сылтама: https://t.me/+tkVQClpPYes0ZTQy
Viber да Аңлатабыз.рф рәсми каналына сылтама: https://clck.ru/dN4ng
VK да Аңлатабыз.рф рәсми каналына сылтама: https://vk.com/obyasnyaemrf
ОК да Аңлатабыз.рф рәсми каналына сылтама: https://ok.ru/group/59702917333012________________________
Бастырып чыгару өчен визуаль материаллар:https://disk.yandex.ru/d/Ldmx40GSYonRog
Яңалык турында өстәмә мәгълүматны «Милли өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасында белергә була, тел.: +7 (964) 597 86 66, e-mail:v.nikolaeva@nationalpriority.ru