ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов: Сәүдә оешмалары штат режимында эшли һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән

2022 елның 19 марты, шимбә

Татарстан Республикасында Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итүне саклау, система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү, кече һәм урта эшкуарлыкның яңа шартларга җайлашуын мониторинглауны дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, агымдагы атнада озак саклану продуктларына халыкның югары ихтыяҗы теркәлгән. Шул ук вакытта, узган атна белән чагыштырганда, сату күләме кимегән, әмма әле һаман да уртача куллану күләменнән югарырак кала бирә. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү өчен, ваклап сату сәүдә челтәрләренә кайбер товарларны китерү артуын билгеләп үтте министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, «бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Сәүдә объектлары штат режимында эшли һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән».

Ул шул ук вакытта кайбер кибетләрдә вакытлыча шикәр булмауга карата аерым мөрәҗәгатьләр керүен искәртте. «Сәбәп – товарны бүлү үзәкләреннән алып килергә өлгермәгәнлектән ихтыяҗның зурлыгы», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Россия Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү йөзеннән, төяп җибәрүдә тоткарлыклар булмасын өчен, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ваклап сату кибетләренә шикәр китерү чылбырын –җитештерүчеләр, ритейлерлар һәм арадашчыларны тикшерә башлады.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан Республикасының 40 тан артык җитештерүчесенә һәм тәэмин итүчесенә, шул исәптән шикәр, он, икмәк-күмәч әйберләре, сөт продуктлары, ит продукциясе, азык-төлек булмаган товарлар сатучы адресына бәяләрне нигезсез күтәрүгә юл куймау турында кисәтү характерындагы хатлар җибәрде.

«Төп бурычларның берсе – киштәләрдә товарларның булуын һәм товарларны өзлексез китертүне тәэмин итү», – диде Татарстан Республикасы икътисад министры.

Ул шулай ук якын арада халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү – җәмәгать эшләре; эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрнең вакытлыча эш белән тәэмин ителеше; эштән азат ителү куркынычы янаган сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча РФ Хөкүмәте карарлары кабул ителәчәген искә төшерде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, тотрыклы логистика тәэмин итү буенча федераль дәрәҗәдә Россия Транспорт министрлыгының Оператив штабының ситуация үзәге булдырылган, хезмәттәшлек республика Транспорт министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Предприятиеләр турыдан-туры Россия Транспорт министрлыгының Ситуация үзәгенә яки ТР Транспорт министрлыгы аша гариза җибәрә ала.

Икенче юнәлеш – комплектлау әйберләре, чимал һәм компонентлар импортын алыштыру.  Мәгълүматлар нигезендә Сатып алулар буенча бердәм мәгълүмат системасында 2020-2021 елларда сатып алына торган продукциягә анализ ясалды.

Республикада чит ил сатып алуларын алмаштыру өчен Республика маркетинг үзәге базасында тәкъдимнәр каталогы оештырылды, анда Россия, шул исәптән Татарстан җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләре тарафыннан җитештерелә торган 113 мең номенклатур продукция атамасы җыелган инде. Һәм бу база тулылана бара.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 16 мартта система барлыкка китерә торган оешмаларга ярдәм итү буенча кредит программалары буенча Россия Хөкүмәте карарлары кабул ителгән. Мондый кредитлардан үзебезнең агросәнәгать секторы, шулай ук сәнәгать һәм сәүдә вәкилләре файдалана ала. Агросәнәгать комплексы өлешендә сүз елына 10 % ташламалы ставка буенча күп дигәндә 12 айга кадәр 5 млрд сумга кадәр кредитлар турында бара. Сәнәгать һәм сәүдә оешмалары өчен еллык 11 % ставка буенча кредитлар алырга мөмкин булачак. Бер предприятие бер елга 10 млрд сумга кадәр, компанияләр төркеме 30 млрд сумга кадәр акча ала алачак.

309 предприятие кергән система барлыкка китерә торган оешмаларның республика Исемлеге буенча атна саен мониторинг үткәрелә һәм финанс-икътисади халәткә бәя бирелә.

Эшкуарлар өчен федераль дәрәҗәдә берничә карар гамәлгә ашырыла – тикшерүләргә мораторий, кредит каникулы, банкротлыкка мораторий, 2022 елның 1 июненә кадәр салымнар буенча бурычлылар хисаплары буенча операцияләрне блокировкалауны тыю, СБП аша чыгымнарны компенсацияләү, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеген арендалау шартнамәсенең вакытын арттыру.

2021 елның 16 мартында ТР Икътисад министрлыгы барлык контроль-күзәтчелек органнары, ТР Прокуратурасы белән киңәшмә үткәрде, анда 2022 елда тикшерүләр үткәрү мәсьәләләре каралды. 10 марттан гамәлгә кертелгән федераль, төбәк һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан бизнеска планлы тикшерүләр үткәрүгә мораторий нәтиҗәсендә 2 211 тикшерү гамәлдән чыгарылган, башланган 512 тикшерү туктатылган.

Кредит каникулы буенча программа эшли башлаганнан бирле 11 муниципалитеттан 57 эшкуар гына әлеге программада катнашу өчен гариза биргән. Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципалитетларга әлеге ярдәм механизмына эшкуарларны җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кирәклеген тәкъдим итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, банк эчендәге программалар буенча реструктуризацияләү турында сөйләгәндә, эшкуарлар өчен банк эчендәге программалар буенча кредитларны реструктуризацияләү мөмкинлеге бар, дип белдерде. Хәзерге вакытта республиканың 21 муниципалитетыннан 173 гариза бирелгән.

Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, Россия Хөкүмәте авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ташламалы кредит бирүне дәвам итә. Шулай итеп, Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2,48 млрд сумга 56 гариза биргән.

Федераль дәрәҗәдә «КУЭ Корпорациясе» АҖ, РФ Үзәк Банкы ташламалы кредит бирү программалары эшли.

Шулай ук КУЭ Корпорациясе тарафыннан урта предприятиеләр өчен – 13,5 %, микро һәм кече предприятиеләр өчен 15 % ставка буенча «Инвестиция» программасы гамәлгә ашырыла. Россия Үзәк Банкы тарафыннан «Оборотная» кредит бирү программасы эшли башлады.

Видеорепортаж:https://prav.tatarstan.ru/pressa/1video.htm/video/8017059.htm

ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Икътисад министрлыгы материаллары файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International