Россиягә карата санкцияләр кертелү сәбәпле, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы экспорт юнәлешле эшкуарларга дус булмаган дәүләтләр исемлегенә кертелмәгән илләрдә яңа сату базарларын эзләүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы экспортерларына ярдәм итү эше Көнчыгыш һәм Азия базарларына, Латин Америкасы илләренә, шулай ук Белоруссия һәм Сербиягә юнәлтеләчәк. Гамәлдәге ярдәм чараларына тиешле үзгәрешләр кертелгән инде.
Шулай итеп, 2022 елда Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Әрмәнстан, Мисыр, Һиндстан, Омана, Иордания, Бразилия территориясендә авыл хуҗалыгы, нефть-газ сәнәгате, төзелеш материаллары, электр җиһазлары, медицина җиһазлары буенча узачак күргәзмә-ярминкә чаралары планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды структурасына керә торган Экспортка ярдәм итү үзәге экспортерларга чит ил контрагентларын эзләүдә, экспорт алыш-бирешләренә ярдәм итүдә, коммерцияле тәкъдимнәр әзерләүдә ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук эшкуарлар өчен укыту чаралары һәм акселерация программалары оештырылачак, алар яңа икътисади шартларга җайлашырга ярдәм итәчәк.
Үзәк бизнестан элегрәк санкцияләргә кушылган илләрдән экспортлана торган товарлар җитештергәндә эшкуарлар тарафыннан кулланыла торган чимал, җиһазлар һәм комплектлау әйберләре белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча мәгълүмат җыюны дәвам итә. Альтернатив тәэминатчыларны эзләү өчен анкета әзерләнгән, анда эшкуарлар 27 мартка кадәр ихтыяҗлары турында мәгълүмат кертә алалар. Сылтама буенча күчүне башкарып, анкета тутырырга мөмкин.
Анкетаның нәтиҗәсе булып, чит ил комплектлау әйберләрен импортлауга бәйлелек дәрәҗәсен билгеләү һәм тармак кирәк-яраклары буенча чимал һәм җиһазлар белән яңа кирәкле тәэмин итүчеләрне эзләү торачак.
Шулай ук ярдәм итү чаралары һәм кабул ителгән инициативалар турында республика экспортерларына оператив мәгълүмат бирү өчен, Telegram мессенджерында Экспортка ярдәм итү үзәге каналы булдырылды: https://t.me/tatexport.
Экспорт эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультация алу өчен, республика эшкуарлары түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Казан ш., Петербург ур., 28, 3 кат, Апанаев залы; телефон: +7(843) 222-90-60 доб. 278; E-mail: tatexport@yandex.ru