Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында бизнесның төп мәсьәләләре турында фикер алышу өчен җыелачаклар

2022 елның 19 марты, шимбә

21 мартта төбәк Сәүдә-сәнәгать палатасында, санкция басымы белән бәйле яңа икътисади шартларда барлыкка килә торган фаразлар һәм төп мәсьәләләр турында фикер алышу өчен, республиканың бизнес-җәмәгатьчелеге белән эшлекле очрашу булачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич катнашында узачак.

Чара төрле тармакларның бизнес хәле, хәвеф-хәтәрләрне, фаразларны һәм перспективаларны җайга салу буенча планнар турында фикер алышу өчен мәйданчык булачак. Очрашу эшкуарлык инициативасын үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, республика предприятиеләренең потенциалын ачарга юнәлдерелгән тәкъдимнәр формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Александр Исаевич эшкуарларга КУЭ Корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган федераль ярдәм программалары, шул исәптән поручительлекләр бирүнең «зонтик» механизмы турында, ташламалы кредит программалары һәм «Сервис 360» Россия бизнесыннан кире элемтә җыю өчен ресурслар турында сөйләячәк.

Очрашуда катнашучылар шулай ук импортны алмаштыру һәм бәя кую, яңа җитештерү чылбырларын формалаштыру, логистика юлларын эзләү, шулай ук бушаган базарларны ача торган мөмкинлекләр турында фикер алышачак.

Чараның спикерлары булып төрле тармакларда бизнес алып баручы эшкуарлар чыгачак, алар арасында «Акульчев» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Акульчев, «КамаСтройИнвест» компаниясе генераль директоры Дилүс Сираҗетдинов, «Кориб» Компанияләр төркеме генераль директоры Олег Коробченко һәм башкалар  бар.

Очрашу компанияләр милекчеләренең кризиска каршы идарә итү күнекмәләрен үстерүгә һәм ныгытуга, актуаль белемнәр пакетын формалаштыруга, дәүләт һәм илнең әйдәп баручы эшмәкәрләре тарафыннан төбәкнең бизнес-бергәлегенә төрле яклап ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк.

Барлык теләүчеләр дә әлеге чараны онлайн форматта карауга кушыла ала.

Трансляцияне 21 мартта 11:00 сәгатьтә YouTube каналында https://youtu.be/_Set2fZeD0 сылтамасы буенча һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының ВКонтакте рәсми битендә https://vk.com/dom_pred карап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International