Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы индустриаль (сәнәгать) парклар территориясендәге һәм (яки) янындагы территориядәге инженерлык, энергетика һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү, шулай ук инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өчен индустриаль (сәнәгать) паркларны сайлап алу турында игълан итә.
Гаризалар 2022 елның 25 мартыннан 15 апреленә кадәр эш көннәрендә (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга 9:00 дән 16:45 кә кадәр, төшке аш тәнәфесе 12:00 дән 13:00 гә кадәр) вәкаләтле орган тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, 5 кат, 508 каб. (сәнәгать паркларын үстерү бүлеге).
Сайлап алу турында тулырак мәгълүмат түбәндәге адрес буенча урнаштырылган:https://mert.tatarstan.ru/meropriyatiya-po-otboru-industrialnih-promishlenni.htm