Бу көннәрдә Казанда узучы «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында Төркия һәм Татарстан бизнесына ярдәм итү инфраструктуралары ике якның да эшкуарлыкны үстерү буенча уртак эш планын имзаладылар.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров KazanSummit 2022 кысаларында «Россия һәм ИХО илләренең хезмәттәшлеге һәм «STI Agenda 2026» Ислам дөньясының фәнни-техник үсеш программасын гамәлгә ашыру мәнфәгатьләрендә патент аналитикасы» Роспатент махсус сессиясендә интеллектуаль милекне үстерүдә, фәнни тикшеренүләр белән идарә итүдә һәм фәнни эшчәнлекне коммерцияләштерүдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында доклад белән чыгыш ясады.
Россия Икътисади үсеш министры Максим Решетниковка Татарстан Республикасының «Иннополис» махсус икътисади зонасында эш визиты барышында махсус икътисади зонаның яңа перспективалы проектларын тәкъдир иттеләр. Алар арасында – Мәгълүматларны эшкәртү үзәге, роботлаштырылган кунакханә, Югары Ослан районында югары технологияле җитештерү паркы, Лаеш районында индустрия паркы.
Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны арта бара. 2022 ел башыннан аларның саны 22 меңнән артык кешегә арткан һәм 191,4 меңгә җиткән. Үсеш режимның гадилеге, дәүләттән киң ярдәм һәм түбән салым ставкасына нигезләнгән.
Мидхәт Шаһиәхмәтов тармак министрлыклары, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ һәм төзелеш тармагы оешмалары катнашында эшче төркем утырышын үткәрде. Утырышның төп мәсьәләсе – санкция басымы шартларында республиканың төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармакларын үстерү.
Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин эш визиты белән республиканың Арча һәм Биектау районнарының сәнәгать паркларында булды. Визит кысаларында Икътисад министрлыгы вәкилләре гамәлдәге һәм потенциаль резидентлар белән очрашу уздырдылар һәм сәнәгать паркларының идарәче компанияләреннән гаризалар килгән инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү кирәклеген бәяләделәр.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды төбәк эшкуарларын сораштыру узарга һәм бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге инструментларын камилләштерүгә юнәлдерелгән сорауларга җавап бирергә чакыра.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында эшче төркем утырышын уздырды Эшче төркем әгъзалары икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп юнәлешләре буенча эш, шулай ук санкция басымын киметүгә юнәлдерелгән ярдәм чаралары һәм инструментлары турында фикер алыштылар.
«Мораторийның 2 ае эчендә республика оешмаларын төбәк һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан тикшерүләр саны агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда 11 тапкырга кимеде. Шул ук вакытта,10 марттан – мораторий кертелгән көннән бирле Татарстан Республикасында аны бозуга карата шикаятьләр килмәде. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
2022 елның 19 маеннан 21 маена кадәр Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» унөченче халыкара икътисади саммиты узачак.