Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында эшче төркем утырышын уздырды Эшче төркем әгъзалары икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп юнәлешләре буенча эш, шулай ук санкция басымын киметүгә юнәлдерелгән ярдәм чаралары һәм инструментлары турында фикер алыштылар.
Икътисад министры эшче төркем әгъзаларының игътибарын барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең координацияләнгән эшен дәвам итү зарурилыгына һәм эшкуарлар тарафыннан мөмкин кадәр файдалану максатларында гамәлдәге инструментлар һәм ярдәм чаралары турында мәгълүматны үз вакытында җиткерергә кирәклегенә тагын бер кат басым ясап юнәлтте.
Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов барлык кабул ителгән ярдәм чаралары буенча мәгълүмат Россия Хөкүмәте һәм Республика Икътисад министрлыгы сайтларында урнаштырылуын искә төшерде.
Министр билгеләп үткәнчә, 1 июньдә банклар кече һәм урта бизнеска карамаган оешмалар өчен тотрыксыз ставкалы кредитлар буенча процент ставкаларын адаптацияләү механизмында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакытын төгәлли. Шулай ук иминият кертемнәрен түләү буенча 12 айга кичектерүне күздә тоткан ярдәм чаралары турында да искә төшерде. Татарстан Республикасында иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерүдән 150 мең предприятие һәм оешма, шул исәптән 80 мең шәхси эшкуар файдалана ала.
Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен импортны алмаштыруда ярдәм итү инструментларының берсе –Республика маркетинг үзәге. Үзәк ресурслары импортны алмаштыру буенча ихтыяҗлар һәм тәкъдимнәр турында мәгълүмат кертергә мөмкинлек бирә. Каталогларны тутыру максаты – алга таба импортны алмаштыра торган сатып алулар үткәрү.
Утырыш кысаларында каралган тагын бер мәсьәлә ИТ-компанияләргә дәүләт ярдәме чаралары булды. Тема буенча доклад белән «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендә Технопаркның әйдәп баручы аналитигы Елена Стешина чыгыш ясады.
Шулай ук икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча эшче төркем утырышында Алексеевск һәм Тукай районнарының докладлары тыңланды.