Динар Шакиров KazanSummit 2022 дә интеллектуаль милекне үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров KazanSummit 2022 кысаларында «Россия һәм ИХО илләренең хезмәттәшлеге һәм «STI Agenda 2026» Ислам дөньясының фәнни-техник үсеш программасын гамәлгә ашыру мәнфәгатьләрендә патент аналитикасы» Роспатент махсус сессиясендә интеллектуаль милекне үстерүдә, фәнни тикшеренүләр белән идарә итүдә һәм фәнни эшчәнлекне коммерцияләштерүдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында доклад белән чыгыш ясады.

Сессиядә шулай ук ЕАПВ президенты Григорий Ивлиев, Роспатент җитәкчесе урынбасары Андрей Солонович, Россия Федерациясенең ИХО каршындагы даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, COMSTECH фән һәм технологияләр үзәге генераль координаторы Мөхәммәд Икбáль Чоудхарѝ да катнашты.

Динар Шакиров интеллектуаль милекне (ИС) һәм интеллектуаль милеккә ярдәм инфраструктурасын үстерүдә, инновацион проектларны үстерү инструментларын һәм платформа чишелешләрен кертү, аларның потенциалын коммерцияләштерү, интеллектуаль милек өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сессия барышында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) әгъзалары булган дәүләтләрдә интеллектуаль милек өлкәсен үстерү максатыннан Роспатент һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасында хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.

Катнашучылар шулай ук интеллектуаль милек өлкәсендә потенциалны арттыру, хәбәрдарлыкны арттыру һәм компетенцияләрне үстерү буенча хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар. Фән, технологияләр һәм инновацияләр белән идарә итүнең икътисад секторларына һәм тармак компанияләренә инвестицияләү юнәлешләрен сайлау, технологияләрнең конкурентлылык сәләтен бәяләү һәм продукцияне коммерцияләштерү потенциалын ачу кебек бурычларның киң спектры буенча ярдәм итәргә тиешле проактив коралы буларак патент аналитикасына аерым игътибар бирелде.

Белешмә өчен:

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы – Халыкара тынычлыкка һәм татулыкка ярдәм итү рухында мөселман дөньясын саклауга һәм яклауга юнәлтелгән ислам илләренең халыкара оешмасы. Оешмага 57 дәүләт керә, ә Россия күзәтүче статусына ия

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International