«Иннополис» махсус икътисади зонасының яңа проектлары Татарстанда 20 мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Россия Икътисади үсеш министры Максим Решетниковка Татарстан Республикасының «Иннополис» махсус икътисади зонасында эш визиты барышында махсус икътисади зонаның яңа перспективалы проектларын тәкъдир иттеләр. Алар арасында – Мәгълүматларны эшкәртү үзәге, роботлаштырылган кунакханә, Югары Ослан районында югары технологияле җитештерү паркы, Лаеш районында индустрия паркы.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгын Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, аның урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Иннополис мэры Руслан Шагалеев озата йөрде.

«Гомумән алганда, «Иннополис» МИЗның яңа объектларында 20 меңнән артык эш урыны булдырылачак. Лаеш районында ICL компаниясе материнская плата җитештерүне булдырачак. Предприятиенең технологик мөмкинлекләре шулай ук шәхси компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар, моноблоклар, серверлар, мәгълүматларны саклау системалары җитештерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Максим Решетниковка «Иннополис» МИЗ ы генераль директоры Ренат Хәлимов.

Министр А.С. Попов исемендәге технопаркта булды, ул «Иннополис» махсус икътисади зонасы эшчәнлеге һәм резидентларның импортны алмаштыру карарлары белән танышты. Алар арасында – 2021 елда Бөтенроссия халык санын алу вакытында планшетларда кулланылган, үзебездә җитештерелгән «Аврора» мобиль операцион системасы да бар.

Ренат Хәлимов сүзләренә караганда, бүген «Иннополис» МИЗ ында резидентлар, партнерлар һәм стартаплар статусында 323 компания эшли, аларның 100 е 2021 елда җәлеп ителгән. Алар арасында KUKA – робототехника буенча дөнья лидеры, HUAWEI –мәгълүмати-коммуникацион технологияләр флагманы, OZON – электрон коммерция буенча Россиянең беренче компаниясе һәм башкалар.

«2022 елда Хөкүмәт махсус икътисади зонаны җайга салуны камилләштерә. МИЗ булдыру, киңәйтү һәм бетерү тәртибен аныклыйбыз, резидент статусын алу процедураларын гадиләштерәбез. Резидентлар белән килешүләр төзү вакыты 40 тан 15 көнгә кадәр кыскарачак. Чит ил инвесторлары, шул исәптән, ислам дәүләтләре – Төркия, БГӘ, Әзербайҗан, Иран, Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Чит ил инвесторлары катнашында җиде махсус икътисади зона территориясендә 14 резидент эш алып бара. Татарстан Республикасында «Алабуга» МИЗ ы шушы исәптә», – дип билгеләде Максим Решетников.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисади зоналары уңышлы эшләп килә, алар ел саен Россия Икътисади үсеш министрлыгы үткәрә торган МИЗ ларның нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре һәм Россия махсус икътисаи зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге Милли рейтингы буенча лидерлыкка керә, дип хәбәр итте. 

«Уңышлы эшләү дәверендә махсус икътисади зоналар республика икътисадына зур өлеш кертте: 213,2 млрд сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителде, 15 680 эш урыны булдырылды, 770,5 млрд сум табыш тупланды», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Иннополиска визиты кысаларында Максим Решетников шулай ук Иннополис Робототехника үзәге, Ясалма интеллект үзәге һәм Парник газларын верификацияләү үзәге проектлары белән танышты. Министрга биредә эшләнә торган геомәгълүмати сервисларны күрсәттеләр һәм Терәк мәгариф үзәге һәм Югары уку йортының өстәмә белем бирү институты кысаларында цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү юнәлешләре турында сөйләделәр.

Министр «Яндекс» компаниясенең 2018 елда файдалануга тапшырылган пилотсыз таксиенда йөреп чыкты. Бүген шәһәр буйлап 8 машина йөри, алар бу вакыт эчендә 30 меңнән артык йөреш ясаган.

2022 елда Иннополиста югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштырылды, ул тулысынча пилотсыз (салонда инженер-сынаучыдан башка гына) йөрү мөмкинлеген бирә. Тиешле программаны Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Яндекс. Сынау» ҖЧҖ белән берлектә федераль башкарма хакимият органнары (Россия ЭЭМ, Россия Транспорт министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һ. б.) ярдәмендә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International