2022 елның 19 маеннан 21 маена кадәр Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» унөченче халыкара икътисади саммиты узачак.
Чара «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында уза, аның Рәисе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисади саммиты эшлекле программасының төп мотивы — уртак куллану икътисады һәм хәләл гомуми байлык, ә булачак саммитның төп темалары – ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.
Чара кысаларында шулай ук Russia Halal Expo 2022 күргәзмәсе, Машина төзелеше кластер форумы, Бөтендөнья хәләл көне һәм Идел Буе Болгары Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар узачак.