Татарстанда бизнесны тикшерүләр саны 11 тапкыр кимегән

2022 елның 17 мае, сишәмбе

«Мораторийның 2 ае эчендә республика оешмаларын төбәк һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан тикшерүләр саны агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда 11 тапкырга кимеде. Шул ук вакытта,10 марттан – мораторий кертелгән көннән бирле Татарстан Республикасында аны бозуга карата шикаятьләр килмәде. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Мораторий барлык дәрәҗәдәге – федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятнең контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан бизнесны планлы тикшерү өчен эшли. Планлы тикшерүләр бары тик контроль объектларының дүрт төр контроль (күзәтчелек) кысаларында ябык исемлегенә карата гына сакланды.

Мораторий кертелгәннән соң, Татарстанда 2211 тикшерү кире алынды, 512 кече бизнесны тикшерү туктатылды.

«Без һәрвакыт теләсә нинди административ каршылыкларны киметү һәм республика предприятиеләре өчен максималь уңай шартлар булдыру өстендә эшләдек. Тикшерүгә Федераль мораторий компанияләргә үзләренең төп бурычларына басым ясарга, өзлексез, тотрыклы эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сораулар яки бәхәсле хәлләр килеп туган очракта, бизнесның, аңлатмалар һәм ярдәм сорап, махсус ресурсларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Татарстан эшкуарлары тикшерүгә мораторийны бозу фактлары турында берничә ысул белән хәбәр итә алалар. 

Шикаятьне РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы gosuslugi.ru аша яки Россия Икътисади үсеш министрлыгына махсус электрон почта адресына proverki.net@economy.gov.ru. гариза җибәреп бирергә мөмкин.

Моннан тыш, эшкуарлар Кече һәм урта бизнес корпорациясенең «Сервис 360°» федераль ресурсы (corpmsp.ru/360) аша бизнесның төрле мәсьәләләре, санкцияләр шартларында  дәүләт ярдәме чаралары һәм бизнес алып бару буенча консультация ала алалар. Татарстан Республикасында «Тикшерелгән бизнес» порталы (provbiz.ru) эшли, анда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив рәвештә мәгълүмат алырга мөмкин. Тикшерү факты буенча һәм консультация алу өчен 8-800 222 37 22 кайнар линия номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International