Мидхәт Шаһиәхмәтов тармак министрлыклары, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ һәм төзелеш тармагы оешмалары катнашында эшче төркем утырышын үткәрде. Утырышның төп мәсьәләсе – санкция басымы шартларында республиканың төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармакларын үстерү.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов 2022 елның 4 аенда тармакларның үсеш нәтиҗәләре һәм якын киләчәккә фараз турында, федераль ярдәм чараларында катнашу һәм аларның нәтиҗәлелеге, яңа ярдәм чаралары, импортны алыштыру буенча тәкъдимнәр, оешмаларның өзлексез эшенә комачаулый торган өстенлекле тармак проблемалары исемлеген формалаштыру, шулай ук аларны чишүнең төгәл вакытлары, тармак баланс комиссияләрен үткәрү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагындагы «Татэлектромонтаж» АҖ, «СО «Төзелеш» ҖЧҖ, «Домкор Индустрия» ҖЧҖ, «ВЫБОР-ПОВОЛЖЬЕ» ҖЧҖ, «Алексеевск керамикасы» ААҖ, «Роквул-Волга» ҖЧҖ, «КАЗАНСКИЙ ДСК» ҖЧҖ, «КАМЭНЕРГОСТРОЙПРОМ» ҖЧҖ оешмалары җитәкчеләре белән оешмаларның проблемалы сораулары каралды һәм тиешле карарлар кабул ителде.
Утырыш барышында шулай ук хезмәт базарындагы вәзгыять, республика оешмаларының Республика маркетинг үзәгендә элек сатып алына торган чит ил продукциясе каталогында һәм аны алмаштыру буенча каталогта мәгълүмат тутыру буенча эше, республика тармак министрлыкларының баланс комиссияләренең эш нәтиҗәләре һәм республика предприятиеләрен Россия икътисадының система барлыкка китеә торган оешмалары исемлегенә кертү, шулай ук республиканың транспорт тармагына ярдәм итү буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр каралды.