Бу көннәрдә Казанда узучы «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында Төркия һәм Татарстан бизнесына ярдәм итү инфраструктуралары ике якның да эшкуарлыкны үстерү буенча уртак эш планын имзаладылар.
Төркия Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү оешмасы (KOSGEB) һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды Казанда якларның бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү буенча уртак чараларны күздә тоткан үзара хезмәттәшлек планын имзаладылар.
План Төркия белән Татарстан арасында болай да тыгыз булган сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытачак, милли икътисадый үсешне һәм халыкара сәүдәне тәэмин итүдә мөһим роль уйный торган эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән тәҗрибә һәм карарлар белән алмашырга мөмкинлек бирәчәк. Уртак гамәлләр планы КУЭ субъектларының ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылды һәм аларны хәл итүгә, Төркия белән Татарстан Республикасы арасында яңа кооперация элемтәләрен төзүгә юнәлдерелгән.
Документка KOSGEB Президенты Хәсән Басри КУРТ һәм ТТатарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директоры Айдар Салихов имза салдылар.
«Документ безгә КУЭ эшчәнлеген яхшырту өчен институцион инфраструктураны һәм ярдәм механизмнарын камилләштерү буенча белемнәр һәм тәҗрибә белән уртаклашырга, ике яклы хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә уртак адымнар ясарга мөмкинлек бирәчәк», – дип йомгаклады KOSGEB Президенты Хәсән Басри КУРТ.
«План эшлекле элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Яклар үзара сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдә, эшкуарлар продукциясен сату базарларын киңәйтүдә һәм алга таба хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр эзләүдә, Төркиядә һәм безнең республикада уңай инвестицион климат формалаштыруда кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер», – дип шәрехләде Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.
Билгеләп үтик, Төркия Республикасы –Татарстанның төп чит ил партнерларының берсе. Кайбер эре Төркия компанияләре республиканы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм производстволарны локальләштерү урыны итеп сайладылар. Документка кул кую Төркия һәм Татарстан бизнес-партнерларының үзара хезмәттәшлеген ныгытачак.
Төркия Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү оешмасын (KOSGEB) 1990 елда дәүләт дәрәҗәсендә оештыралар. Аның төп бурычы– эшкуарлык өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм Төркиядә КУЭ ны үстерүдә, шул исәптән милли һәм халыкара тәҗрибәне анализлау нигезендә, һәрьяклы ярдәм күрсәтү.