Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды төбәк эшкуарларын сораштыру узарга һәм бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге инструментларын камилләштерүгә юнәлдерелгән сорауларга җавап бирергә чакыра.
Татарстан бизнесына ничек ярдәм итәргә? Әгәр Сез дәүләттән ярдәм алгансыз икән, күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгатьме? Гамәлдәге ярдәм чараларында нәрсәне эшләп бетерергә кирәк? Сезнең фикерегезчә, дәүләтнең аерым ярдәменә нинди тармаклар мохтаҗ? Татарстан эшкукарларына булган ихтыяҗлардан һәм сораулардан чыгып, бизнеска ярдәм итү программаларын көйләргә ярдәм итәчәк башка мәсьәләләр дә бар.
Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен, https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSf7Wc8zLOxbTOV9qKow0JQ0gplFiAkxWHe1R0Cgu2ylQIZXSw/viewformсылтамасы буенча теләкләр калдырырга һәм сораштыру узарга мөмкин.