ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Кукмара шәһәреннән «Татар балы» кооперативы «Россия – Ислам дөньясы» XIV халыкара икътисади форумында экспорт контрактына кул куйды. Моңа кадәр «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге зур эш башкарды.


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

23 майда 10:00 сәгатьтә Экспортка ярдәм итү үзәге «Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия маркетплейсларына чыгу» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк. Укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында бушлай узачак.

26 – 28 майда Татарстанда Россия эшкуарлыгы көненә багышланган эшлекле бәйрәм программасы узачак. Төп вакыйга перспективалы Татарстан брендлары презентациясе һәм республиканың үзмәшгульләрен берләштерергә каралган, «Минем бизнесым» республика үзәгендә эшләнгән «Мин – Татарстан инде ул» брендының презентациясе булачак.

2023 елның 18 маеннанИнтер РАО» ГАҖ турбина мае китертү өчен офсет килешүе төзү мөмкинлеге булган КУЭ субъектларын үстерү буенча программада катнашу өчен гаризалар сайлап алуны үткәрә.


20
май, 2023 ел
шимбә

Быел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисади форумы федераль чара статусын алды, Россия һәм ислам дөньясы илләренең икътисади хезмәттәшлеге алдынгы мәйданчыгы исемен беркетте. Чарада 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашты. Барлыгы 150 дән артык эшлекле сессия узды.


19
май, 2023 ел
җомга

Россия Икътисади үсеш министрлыгы Россельхозбанк белән партнерлыкта Агросәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итү буенча масштаблы федераль программаны башлап җибәрде. Программа «Минем бизнес» төбәк дәүләт эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге һәм Россельхозбанктан агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен «Своё» экосистемасы челтәрләре базасында гамәлгә ашырылачак.

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер төбәк Маркетинг үзәген (РМЦ) Россия төбәкләре һәм БДБ илләре башлыкларына тәкъдир итте.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Иран Ислам Республикасы Мәдәни мирас, турстлык һәм һөнәрчелек министрлыгы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2023» Халыкара икътисади форумы «кырларда» туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум төзеде. Документка РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Дмитрий Вахруков һәм Иран ведомствосы җитәкчесе урынбасары Али Азгар Шалбафиян кул куйдылар.


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үтә. Фикердәшләр һәм экспертлар, бизнес хуҗалары һәм үз эшенең осталары үзара очрашуы тармакның көнүзәк мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алышу өчен мәйданчык булачак.

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы башланып китә Ул 18 – 20 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Чарада дөньяның 85 иленнән һәм Россиянең 84 төбәгеннән вәкилләр катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International