КУЭ илкүләм проекты заводта кер юу чаралары җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирә

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «ПО Волга» ҖЧҖ кер юу, чистарту һәм ялтырату чаралары җитештерү буенча предприятие «Ярдәм – 2023» программасы буенча заем финанславын җәлеп итте. ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды, 10 млн сум күләмендә поручительлек биреп, заем акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итте. 

«ПО Волга» компаниясенең барлыкка килү тарихы 2021 елдан башлана. Оешма кечкенә заказларны үтәү белән шөгыльләнә. Тора-бара эшчәнлек өлкәсе киңәя, яңа заказлар барлыкка килә, һәм «ПО Волга» компаниясе порошоклар һәм концентратлар ясау өчен югары нәтиҗәле җиһазлар сатып алырга карар итә.

«ПО Волга» компаниясенә кер юу, чистарту һәм ялтырату чаралары җитештерү күләмен арттырырга заем финанславы ярдәм итә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды 10 млн сум күләмендә «Ярдәм – 2023» ташламалы продукты кысаларында поручитель булды, аның ярдәмендә компания 20 млн сум күләмендә кредитны отышлы шартларда рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны җитештерүне алга таба үстерүгә юнәлтте.

Бүген компания кер юу порошоклары, дезинфекцияләү антисептиклары, шулай ук көзгеләр һәм пыялалар өчен чистарту һәм ялтырату чаралары җитештерүче завод булып тора.  Компаниянең заманча югары нәтиҗәле җиһазлар паркы белән үз җитештерү цехы бар, бу сыйфат стандартларына туры килергә мөмкинлек бирә. «ПО Волга» продукциясенең төп сатып алучылары булып «Трейдхим» сәүдә үзәге, «Светофор» һәм «Арыш Мае» кибетләре тора. Шулай ук «ПО Волга» компаниясе продукциясе Ozon һәм Wildberries интернет-мәйданчыкларында тәкъдим ителә.

«ПО Волга» компаниясе җитештерүне киңәйтүне дә, продукция ассортиментын арттыруны да планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International