30 июньдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспорт эшчәнлеген таможняда җайга салу» темасына вебинар үткәрәчәк. Укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай оештырыла.
Спикер сыйфатында «Россия экспорт үзәге» АҖ нең федераль сертификацияләнгән тренеры, тышкы сәүдә эшчәнлеген 25 елдан артык алып бару тәҗрибәсе булган Тышкы икътисади эшчәнлек мәсьәләләре буенча консультант Халидә Муфтахетдиновачыгыш ясаячак.
Очрашуда экспорт эшчәнлеген таможняда көйләү үзенчәлекләре, шулай ук валюта законнарындагы үзгәрешләр каралачак. Катнашучыларның спикерга сораулар бирү өчен уникаль мөмкинлеге булачак.
Zoom конференциясенә сылтама буенча тоташырга мөмкин:
https://us06web.zoom.us/j/8432229060?pwd=SnFWWVp3ZUFKTUYxUFh4aFV3QnpqQT09
Конференция идентификаторы: 843 222 9060
Керү коды: 1111
Чарага теркәлү КУЭ.РФның Цифрлы платформасы аша 30 июньгә кадәр түбәндәге юл буенча мөмкин - «Сервислар» – «Төбәк ярдәм чаралары» – «Ярдәм алу» – төбәкне һәм үзегезнең бизнесны күрсәтергә – «Һәркем өчен» – «Күрсәтергә» – «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу».
Теркәлү һәм катнашу турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272).
«Кече һәм урта эшкуарлык» илеүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары турында мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгендә 8(843)524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.