КУЭ илкүләм проекты Татарстан бизнесына маркетплейсларда товар карточкаларын бушлай урнаштырырга ярдәм итәчәк

2023 елның 4 июле, сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрне һәм эшкуарларны Ozon, ЯндексМаркет, Wildberries, KazanExpress һәм AliExpress электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгару буенча хезмәт күрсәтә башлый. 

Хезмәт бушлай һәм, алга таба уңышлы сату өчен мәйданчык таләпләрен исәпкә алып, продукцияне сайланган маркетплейста урнаштыруны үз эченә ала. 

Ярдәм түбәндәге этаплардан тора: 

  • маркетплейска чыгу мәсьәләсе буенча эшкуарга яки үзмәшгульгә консультация бирү;
  • продукцияне анализлау һәм иң яхшы логистик схеманы билгеләү;
  • сайланган маркетплейста шәхси кабинет булдыру;
  • 10 товар өчен профессиональ фотоконтент булдыру – һәр товарның 5 фотосы;
  • товар турында бирелгән мәгълүмат нигезендә текст материаллары әзерләү;
  • сайланган маркетплейста 10га кадәр товар карточкасы булдыру – контентны йөкләү һәм модерация үтү;
  • складны көйләү хезмәте. Сайланган логистик схемага һәм йөкләүне булдыруга бәйле.

Ярдәм алу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк

Консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International