Татарстан бизнесы илкүләм проект буенча 3 млрд сумга якын гарантияле ярдәм алган

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган гарантияле республика ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан бизнесы беренче яртыеллыкта рекордлы 7,4 млрд сумлык заем акчаларын җәлеп итә алган.

Кредит алу өчен җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән Татарстанның 485 эшкуары 2,9 млрд сумлык ташламалы гарантия ярдәме алган. Инструмент кредит оешмаларында 7,4 млрд сум алырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды республиканың бизнес-берләшмәсенә заем акчаларын алуда ярдәм күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшчәнлеге предметы булып банклар бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма кредит алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары йөкләмәләре буенча йөкләмәләр бирү тора.

ТР Гарантия фонды авыл җирлегендә, эшкәртү производствосы, төзелеш, хезмәт күрсәтү, сәүдә өлкәсендә (шул исәптән интернет-мәйданчыкларда) эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, индустриаль һәм сәнәгать парклары экспортерлары һәм резидентлары өчен ташламалы гарантия продуктлары сата.

 Санкцияләр басымы шартларында эшкуарларга ярдәм итү өчен эшләнгән иң кирәкле продукт булып «Поддержка – 2023» ташламалы гарантия продукты тора.

«Поддержка – 2023» продукты буенча поручительлекнең максималь суммасы 70 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50% кадәр. Бүләкләү ставкасы 0,5 процент тәшкил итә.

Беренче яртыеллыкта әлеге продукттан Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге астында 164 эшкуар файдаланган, бу аларга 3,5 млрд сум  күләмендә займ акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Бирелгән поручительлекләр күләме –  1,1 млрд сум.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фондына ярдәм сорап түбәндәге эшкуарлар мөрәҗәгать итә ала:

  • КУЭ реестрында торучылар, шулай ук үзмәшгульләр;
  • хезмәткәрләр саны 250 кешедән артмаска тиеш;
  • табышы 2 млрд сумнан артмый торган;                                                       
  • уен бизнесы һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнми торган.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирергә, үз бизнесыңны гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны алырга була, шулай ук тел.: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International