Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрне «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумына чакырды

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрне «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумына чакырды

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 20-21 июлендә Казан шәһәрендә «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы узачак.

Форумны оештыручылар – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль  компетенцияләр үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.

Форумның төп максаты – Россия Федерациясе икътисадының төп чимал булмаган тармакларында төбәкара дәрәҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә экспертлар һәм лидерлардан тәҗрибә алмашу һәм иң яхшы практикаларны тиражлау өчен мәйданчык оештыру.

Тулырак – видеоязмада.

Чара турында бөтен мәгълүматны сайтта табарга һәм шунда ук теркәлергә мөмкин. Алдан теркәлгән очракта, катнашу – бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International