Татарстанда социаль эшкуарлар тарафыннан грант ярдәме алу өчен укыту башлана

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

2022 елдан Татарстан Республикасы социаль предприятиеләре «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үзләренең иҗтимагый-файдалы эшләрен үстерүгә 500 мең сумга кадәр грант ярдәменнән файдалана ала. 2023 елда грант алу өчен «Минем бизнес» төбәк үзәгеннән укырга кирәк. 

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның маенда Татарстан Республикасының 160 компаниясе социаль предприятиеләр дип танылды. Мондый статус «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча булган ташламалардан һәм преференцияләрдән файдаланырга, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан 500 мең сумга кадәр субсидия алу мөмкинлеге бирә.

Уку 3 июльдән 6 июльгә кадәр онлайн форматта узачак. 

Экспертлар һәм укытуны оештыручылар билгеләп үткәнчә, белем бирү программасы төбәкнең социаль киләчәген үстерүгә яңа адым булачак.

Укыту программасы түбәндәгеләр турында лекцияләрне күздә тота:

- бизнес алып баруның актуаль юнәлешләре;

- грант алу өчен гариза бирү кагыйдәләре;

- социаль бизнеска дәүләт ярдәме чаралары;

- социаль бизнесны диджиталга кертү ысуллары.

Программада катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында, «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлергә кирәк, аннан соң «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылып, уку курсын сайларга кирәк: Социаль предприятиеләр өчен эшкуарлык мәктәбе.

Укыту сылтама буенча барачак: https://us06web.zoom.us/j/8432229060?pwd=SnFWWVp3ZUFKTUYxUFh4aFV3QnpqQT0

Программа турында тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин: 8 (843)524-90-90. 

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, аны киңәйтү һәм экспортка чыгаруга кадәр бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International