Татарстанда илкүләм проект нигезендә лидерлык буенча мастер-класс узачак

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

4 июльдә 10.00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәге эшкуарлар өчен «Мин лидер» мастер-классын үткәрәчәк. Уку «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай узачак. 

Спикер сыйфатында «Профессиональ менторлар һәм коучлар илкүләм федерациясе» әгъзасы – коуч (ICF) Анастасия Ларионова чыгыш ясаячак.

Эксперт лидерлык темасына сорауны индивидуаль эшкәртеп, төркем эшен алып барачак, ул мастермайнд, «Автопортрет» методикасын куллану һәм коучингны үз эченә  ала. Шул ук вакытта һәр катнашучы лидер позициясен сынап карый һәм үзенең үсеш зоналарын билгели ала. Моннан тыш, һәр катнашучы практик киңәшләр, инструментлар һәм күмәк тәҗрибә «чемоданчыгы» алачак. 

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, Эшкуар йорты, 3 кат. 

Мастер-класста катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә тапшырырга, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең укыту чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.
 
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында түләүсез белем бирү чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International