ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге 13 июньдә 10:00 сәгатьтә сатулар белән нәтиҗәле идарә итү буенча вебинар үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль челтәрләрдә үз битләре бар. Анда безнең төбәкнең бизнесы һәм икътисады турында иң яңа, көнүзәк, ышанычлы мәгълүматлар урнаштырыла. ТР Икътисад министрлыгы битләренә язылыгыз.


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

«Минем бизнес» үзәге «Осталар ярминкәсе – Livemaster» маркетплейсы белән берлектә Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән креатив индустрияләр һәм халык сәнгать кәсепләре өлкәсе эшкуарлары өчен акция башлап җибәрә. Бер ай эчендә, 30 июньгә кадәр, кул эшләре товарлары сатучылар, осталар һәм һөнәрчеләр маркетплейста үз товар позицияләрен бушлай күтәрә алачак.

Татарстанда «Экспорт форсажы» компанияләренең экспорт потенциалын үстерү акселерация программасында катнашуга гаризалар кабул итү ачылды. Өйрәтү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында уза.

2023 елның 3 июнендә Зеленодольск шәһәрендә «Маяк» СК ГАУ базасында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләренең һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүенең Гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы профсоюз оешмалары арасында туристлык слеты узды. Чара Россия көненә һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.

2 июньдә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге» квалификация күтәрү программасы үткәрелде. Укыту программасы спикерлары Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре булды.


3
июнь, 2023 ел
шимбә

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышлар «Акчарлак» йөзү бассейны базасында узды. Ярышларда Ильяс Галимов, Ренат Галимуллин, Тимур Миңнегулов, Данил Юнысов составындагы ТР Икътисад министрлыгы командасы катнашты.

 


2
июнь, 2023 ел
җомга

31 майда Бакуда (Әзербайҗан) «Энергетика һәм альтернатив энергия» Caspian Power 11 нче Каспий Халыкара күргәзмәсе эшли башлады. Татарстаннан 5 компаниянең коллектив стенд составында халыкара чарада катнашуы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында оештырылды.


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

30 майда 150 дән артык Татарстан эшкуары һәм үзмәшгульләре Казан сәүдә институты һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә Россиянең әйдәп баручы Wildberries маркетплейсы һәм «Маркетплейс.Легко» Электрон сәүдә үзәге (ЦЭТ) оештырган «Бизнес мәктәбе»ндә катнашты.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин Менделеевск, Зәй, Югары Ослан һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм авыл территорияләренә дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләрендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International