Татарстан студенты һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәкара сайлап алу этабында 1 урынны алган

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

2023 елның 02 июленнән 11 июленә кадәр Липецк шәһәрендә Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәкара сайлап алу этабының финалы узды, анда Россия Федерациясенең 27 төбәге студентлары катнашкан. Компетенциядә Татарстан студенты Екатерина Човнова җиңү яулаган.

Ярышларда катнашучылар клиентларга банк инвестиция продуктлары буенча консультацияләр бирүдә һәм чит банкларның кредитларын рефинанслау буенча операцияләрне башкаруда иң яхшысы исеме өчен көрәшкәннәр.

Татарстан Республикасы исеменнән Казан кооператив институтының урта һөнәри белем бирү факультетының 2 курс студенты Екатерина Човнова «Банк эше» белгечлеге буенча чыгыш ясаган. Белем, осталык һәм структуралы фикерләү ярдәмендә сайланган компетенциядә, Екатерина  1 урынны алган.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елгы «Профессионалнар» һөнәри осталык чемпионатның төбәкара сайлап алу этабы Россия Федерациясендә 2023 елның 12 июненнән 5 августына кадәр уза. Сайлап алу этабы Россиянең 25 субъектында һәм илнең 5 эре корпорациясендә 268 компетенция буенча оештырылган, аларда 89 төбәк катнаша. 

Татарстан Республикасы сайлап алу ярышларында 314 конкурсант һәм 252 эксперт тарафыннан төп яшь категориясендәге 160 компетенциядә һәм 91 юниор компетенциясендә тәкъдим ителгән.

Конкурсның максаты – талантлы, перспективалы яшьләрне һәм югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка ия яшь белгечләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, аларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү, шулай ук урта һөнәри белем бирү системасын үстерү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International