ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 22 июнендә Бәшир Рәмиев исемендәге технопаркта (Казан шәһәре) компания җитәкчелеге һәм техник белгечләре катнашында «СИБУР» ҖЧҖнең Тәэминатчы көнен үткәрү планлаштырыла.

Бүген Түбән Новгород шәһәрендә «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясе кысаларында республиканың җир контролен автоматлаштыру буенча пилот проектында катнашуының беренче нәтиҗәләрен тәкъдир итү булды.


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Камал театры каршында узган ярминкәнең өч көнендә бөтен Татарстаннан 210 үзмәшгуль һәм эшкуар 6 млн сумга якын акча эшләгән. Алар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелгән бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннарында үз җитештерүләренең уникаль продукциясен тәкъдим иттеләр.

Кече һәм урта бизнес 2023 елның беренче кварталында Милли гарантия системасы (операторы – КУЭ Корпорациясе) кораллары ярдәмендә 240,8 млрд сум җәлеп итте. Президент башлап җибәргән һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкчелегендәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында 10 меңнән артык предприятие поручительлек гарантияләре алучылар булды. Татарстан күрсәтелгән ярдәм күләме буенча лидер төбәкләр арасында.


30
май, 2023 ел
сишәмбе

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бизнеска административ басым индексында 2 урынны алды. Мондый мәгълүматлар Мәскәүдә эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтлеләрнең Бөтенроссия конференциясендә ачыкланды.

Узган атнада Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган 2022/2023 уку елының «Менеджмент» программасының уку планы нигезендә Казан (Идел буе) федераль университеты тыңлаучылары өчен «Казаноргсинтез» ААҖ предприятиесендә стажировка оештырылды.

Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «Мәктәп бизнес-старты» республика программасы командаларының финал слеты узды. Проектның финалистлары булган 12 мәктәп компаниясе иң яхшылар исеме өчен көрәштеләр.

2023 елның I кварталында ташламалы инвестиция кредитлавы күләме буенча ТОП-3 төбәкне программа буенча Новосибирск өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү җитәкли. Бу төбәкләрдә КУЭ 2,55 млрд, 1,79 млрд һәм 1,75 млрд сумлык финанс ярдәме алган.


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

30 майда Татарстанда эш башлаучы эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен Wildberries маркетплейсында эшләү буенча бизнес-мәктәпкә старт биреләчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән узачак.

Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 31 майда, «Экспорт профессионаллары» экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен, B2B-хезмәтләр маркетплейсына багышланган түгәрәк өстәл үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International