ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

6 июньдә Көньяк Африка Республикасының Йоханнесбург шәһәрендә, «Securex South Africa 2023» халыкара коммерция, эчке һәм янгын куркынычсызлыгы күргәзмәсе эшли башлады.

«Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак «Уңышка ирешү өчен башлау: үзмәшгульлекнең билгеле булмаган ресурслары» вебинарында катнашырга чакыра.


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

INTERRECORD Халыкара рекордлар теркәү агентлыгы полимер балчыктан ясау осталары ярминкәсе кысаларында нәтиҗәләрне теркәде. Ярминкәне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Минем бизнес» үзәге оештырды.

Бәйгенең максаты: гражданлык җәмгыятен үстерүдә катнашучы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү. Бәйгене оештыручысы: «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.

Гаризалар 2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр 21 юнәлеш буенча кабул ителә. Алар арасында социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау; гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балага ярдәм итү; тарихи хәтерне саклау; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү һәм башкалар бар.


9
июнь, 2023 ел
җомга

13 июньдә 14:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «хатын-кызлар эшкуарлыгы. Дәүләт ярдәме чаралары» темасына онлайн-вебинар үткәрә.

«Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә Быел бизнес нәтиҗәлелеген арттыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча төп дискуссия мәйданчыгы 20-21 июльдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-паркта» узачак. Чарага меңгә якын Россиянең эре компанияләре хуҗалары һәм җитәкчеләре килер дип көтелә. Форумны оештыручылар – РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Компетенцияләр федераль үзәге.


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 13 июненә кадәр «Студентлар стартабы» бәйгесенең IV чираты буенча гаризалар кабул итү озайтылды. Бәйгенең IV чираты май башында старт алды. 2023 елда стартап-проектны гамәлгә ашыру өчен 1 млн сум күләмендә грантларны гаризалары эксперт жюри тарафыннан иң яхшылары дип танылган барлыгы 1,5 мең студент алачак.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

6 инвестицион проект «Чаллы», «Түбән Кама» һәм «Чистай» алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышында хупланды. Чара ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.

Татарстанда Россия көнендә «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән полимер балчык осталары ярминкәсе узачак. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган чарада Татарстан һөнәрчеләре Россиянең өч рекордын куячак. 

Бөтен илдән 50 лауреат – муниципаль берәмлек башлыклары РФ Хөкүмәте дипломнары, шулай ук муниципалитетларны үстерүгә акчалата премияләр алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International