Татарстанда быел халыкара күргәзмәләрдә катнашу өчен бизнестан гаризалар кабул ителә

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты Татарстан компанияләренең экспорт мөмкинлекләрен киңәйтә. Илкүләм проект кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге 2023 елда халыкара күргәзмәләрдә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Хәзер берьюлы 3 төрле юнәлештәге чарага гаризалар кабул ителә.

Әйтик, республика бизнесы Татарстанны Тәһран шәһәрендә 3-5 октябрьдә узачак "Expo-Russia Iran 2023" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим итә ала. 

1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Алматы шәһәрендә AgroWorld Kazakhstan 2023 бәйгесендә катнашу өчен авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләреннән гаризалар кабул ителә. Шулай ук 20-24 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә «Мебель-2023» махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсенә дә килергә мөмкин.

Коллектив стенд составында экспозициягә гаризалар кабул итүне һәм потенциаль һәм гамәлдәге экспортерларга башка ярдәм күрсәтүне ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Экспортка ярдәм итү үзәге алып бара. Гаризалар онлайн рәвештә МСП.РФ цифрлы платформасы аша кабул ителә.

Экспортка ярдәм итү үзәге стенд төзүдә, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауда, күргәзмә үрнәкләрен китерүдә һәм экспортерның презентация материалларын чит телгә тәрҗемә итүдә ярдәм итәчәк, шулай ук теркәлү җыемнарын түләячәк. 

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан предприятиеләренә актив ярдәм күрсәтү төбәктә экспорт эшчәнлеген үстерүне стимуллаштыра, товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләргә тышкы икътисадый эшчәнлекне үзләштерергә һәм үз продукциясе белән дустанә илләр базарларына уңышлы чыгарга ярдәм итә.

Урыннар саны чикләнгән.

Бу һәм башка ярдәм чараларына экспортка юнәлтелгән бизнес онлайн рәвештә  МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирә ала.

Татарстанда эшләүче экспортерлар өчен ярдәм чаралары турында «кайнар линия» телефоны аша «Минем бизнес» үзәгендә җентекле консультация алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International