Татарстан сатучыларын үз продукцияләрен маркетплейсларда нәтиҗәле сатарга өйрәтәчәкләр

2023 елның 21 июле, җомга

ТР Икътисад министрлыгы, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге белән берлектә, Татарстан эшкуарлары продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Pro_markетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә. Беренче укыту марафоны 14 августтан узачак һәм Wildberries маркетплейсында пропагандалауга багышланачак.

Чаралар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында онлайн-форматта уздырылачак. Яңа «PRO Маркетплейс»  укыту марафоннары сериясе кысаларында Wildberries, Ozon, «Яндекс.Маркет»  һәм KazanExpress аша продукцияне алга этәрү буенча барлыгы дүрт форум-марафон үткәрү планлаштырыла.

Укыту форум-марафоннары кысаларында катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча белем алачак:

  • Маркетплейска күзәтү – шәхси кабинет, мөмкин булган логистик схемалар  белән танышу;
  • Товар картасы – товар картасын ничек дөрес төзергә, селлерлар нинди хаталар җибәрә;
  • SEO-оптимизация – ул нәрсә өчен һәм аны ничек дөрес кулланырга;
  • Яңа селлер өчен реклама кораллары;
  • Тәҗрибәле селерлар өчен реклама кораллары;
  • Тышкы үсеш каналлары;
  • Конкуренция анализы – көндәшләрне анализлау нигезендә алга бару стратегиясен ничек эшләргә; 
  • Маркетплейста урнаштыруның нәтиҗәлелеге – сату статистикасын анализлау (аналитика, хисаплар).

Белемнәрне ныгыту өчен экспертлар реаль мисаллар нигезендә товар карточкасын анализлаячаклар, хаталарны чишәчәкләр һәм оптимизация үткәрәчәкләр. Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча марафонда катнашучылар электрон сертификат алачак.

Укыту форум-марафоннарын үткәрү графигы: 

«PRO_Wildberries» –  2023 елның 14 августыннан 28 августына кадәр. 

«PRO_Ozon» – 2023 елның 18 сентябреннән 2 октябренә кадәр. 

«PRO_Яндекс Маркет» – 2023 елның  16 октябреннән 30 октябренә кадәр. 

«PRO_KazanExpress» – 2023 елның 13 ноябреннән 27 ноябренә кадәр. 

 «Электрон коммерцияне үстерү (e-commerce) бүгенге көндә безнең республика өчен дә, тулаем ил өчен дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Электрон мәйданчыклар тиз үсеш темпларын күрсәтә һәм, традицион сәүдә челтәрләре белән беррәттән, гражданнар тарафыннан товарлар сатып алуның гадәти ысулына әверелде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министрыМидхәт Шаһиәхмәтов.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, 2019 елдан республикада интернет-сәүдәне үстерү программасы гамәлдә, ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, шуңа күрә аны 2025 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде. 

2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча маркетплейсларда үз товарларын сатучы Татарстан сатучылары саны еллык исәпләмә буенча 80% арткан һәм 53865 җиткән. 2022 елда аларның кереме 50 млрд сумнан артып киткән. Ә Россия маркетплейсларында сатучыларның гомуми саны инде 1 млн кешедән артып киткән. 

«2022 елда уздырылган беренче дүрт укыту марафоны практикасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте – аларда 2000гә якын кеше катнашты, шуларның 70% маркетплейсларда уңышлы сәүдә итә башлады. Укулар үткән эшкуарларның айга бер миллион сум әйләнеш планкасын узу мисаллары бар», – дип сөйләде ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова

Укуны Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән, теләге булган һәркем уза ала.

Форум-марафоннарда катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлергә мөмкин, хезмәт: «Маркетплейсларда продукцияне алга этәрү буенча укыту форум-марафоннарына язылу». Гариза бирү буенча күрсәтмәләр:

Компьютердан гариза бирү: https://cli.co/RCjEERS.

Смартфоннан гариза бирү: https://cli.co/n0TTtmN

Ярдәм программалары Россия Президенты тарафыннан башлангыч бирелгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла һәм аны беренче вице-премьер Андрей Белоусов алып бара.

«Минем бизнес» үзәге аша бушлай хезмәтләр алу өчен КУЭ ярдәм итү һәм цифрлы платформада гариза бирү мәсьәләләре буенча эшкуарлар кайнар линиягә +7(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International