Бу Казанда даими рәвештә бушлай бизнес-лекцияләр форматында узачак, бөтен Россиядән югары квалификацияле белгечләр - эшкуарлык өлкәсендә экспертлар килә торган беренче шундый чара.
Спикерлар бизнесны яхшырта алырлык нәтиҗәле ысуллар һәм кораллар белән уртаклашачаклар.
Беренче кунаклар Надежда Кобина һәм Елена Старостина – «Космос – 4» шәхси брендинг агентлыгы партнерлары булачак. Чыгышның темасы: «Шәхси бренд өчен 5 стратегия».
Агентлык клиентлары арасында: PwC, BCG, CBSD Thunderbird, Яндекс, MTC, Сбер, SAS, Tele2, Shneider Electric, Philip Morris Internahonal, Mars, X5 Retail Group, Coca Cola компанияләренең top һәм middle менеджерлары.
Озак вакытлы инвестиция буларак шәхси бренд: MVP һәм шәхси брендның үз-үзен аклау вакытын ничек исәпләргә? Сезнең шәхесегез абруй нигезе булып торамы? Бренд стратегиясен үзгәртергә кирәклеген ничек аңларга? Бу һәм башка сорауларга экспертлар җавап бирәчәк.
Чарага керү – ирекле, теркәлү сорала: https://it-park-2023.timepad.ru/event/2503090/#register
Үткәрү вакыты: 31 июльдә 19:00 сәгатьтә
Утырыш урыны: Петербург урамындагы ИТ-парк, 52, 1 кат, конференцияләр залы