Иртәгә, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшкуарлар өчен «Үзбәкстанда Россиянең Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк.
Онлайн-вебинарда Сәүдә вәкиле Злыгостев Константин Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары, шулай ук хәзерге шартларда бизнес алып бару үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
Трансляция монда булачак: https://mitrt.ktalk.ru/i8hutvg8ci1b?pinCode=4787
Пин-код: 4787
Чарага теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасы аша 2023 елның 25 июленә кадәр түбәндәге юл буенча гамәлгә ашырыла ала
«Сервислар» - «Региональ ярдәм чаралары» - «Ярдәм алырга» - төбәкне һәм үз бизнесыңны күрсәтергә - «Барысы өчен» - «Күрсәтергә» - «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу» яки электрон почта аша заявка калдырырга кирәк: Renata.S@tatar.ru.
Теркәү һәм катнашу мәсьәләләре буенча Овсянникова Янага +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Экспортерларга ярдәм итү турында тулырак «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: 8(843)524-90-90.