Экспортка ярдәм итү үзәге, ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә, яңа гына эшли башлаган һәм эшләп килүче экспортерлар өчен бушлай «Иран: экспорт мөмкинлекләре» онлайн-вебинар үткәрәчәк.
Чара 27 июльдә 11:00 сәгатьтә онлайн форматта узачак.
Очрашу спикеры – Гасанбеков Хосров, Иран Ислам Республикасында «Россия экспорт үзәге» АҖ вәкиле.
Вебинар программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- Иранның икътисадый хәленә күзәтү
- экспорт үзенчәлекләре, коммуникацияләр һәм өстенлекле экспорт юнәлешләре
Конференциягә әлеге сылтама буенча тоташырга мөмкин: https://us06web.zoom.us/j/82111880481?pwd=OTJWWjFMVk9nNnRrN0VPTzR6cS9IQT09
Конференциянең идентификаторы: 821 1188 0481
Керү коды: 871654
Чарага 27.07.2023 кадәр МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлергә мөмкин.
Теркәлү һәм вебинарда катнашу мәсьәләләре буенча эшкуарлар эксперт Яна Овсянниковага +7 (843) 222-90-60 (өст. 272) телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Эшкуарлар, үзмәшгульләр һәм эшкуарлык эшчәнлеген планлаштыручы затлар өчен чаралар бушлай һәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырыла.
Эшкуарлар ярдәм алу һәм экспортка чыгу турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе буенча +7(843)524-90-90 телефоны аша белә ала.