Татарстанда беренче яртыеллыкта КУЭ илкүләм проекты буенча 11 меңнән артык электрон хезмәт күрсәтелгән

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча эшкуарлык эшчәнлеген башларга ниятләгән бизнеска, үзмәшгуль һәм физик затларга 11 меңнән артык бушлай хезмәт күрсәткән. Барлык хезмәтләр дә цифрлы рәвештә алынган. 

«Елның беренче 6 аенда 2 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты үз продукциясен федераль күргәзмәләрдә тәкъдим итте, маркетплейска чыкты, бизнесны һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү өчен уку узды, квалификацияләрен күтәрде, хисап сервисларына һәм ЭДО керү мөмкинлеген алды», –дип уртаклашты Линара Борһанова, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе.

Шулай ук 300дән артык үзмәшгуль республика территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашкан, шул исәптән Россия эшкуарлыгы көннәрендә 3 көнлек «Татарстан мин инде ул» ярминкәсендә 10 млн сумнан артык акча эшләгән.

«Минем бизнес» үзәге базасында ай саен социаль контракт алучылар өчен онлайн-укыту уза. Онлайн-укыту эшкуарлык нигезләрен өйрәнүгә һәм бизнес-проектны гамәлгә ашыру өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә 850 дән артык кеше белем алган. Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме – 350 мең сумга кадәр, сумма бизнес-планга бәйле. Киләсе уку 2023 елның 25-28 июлендә узачак.

Бүген «Минем бизнес» үзәге төрле эшкуарлык сораулары буенча хезмәтләр комплексын күрсәтә. Хәзер МСП.РФ цифрлы платформасында түбәндәге бушлай хезмәтләр күрсәтү өчен гариза бирергә мөмкин:

  • хисаплылык тапшыру өчен бер елга ФНС, ПФР, ФСС, РОССТАТ, ЦБ РФ сервисларыннан файдалану мөмкинлеге;
  • СМСП һәм үзмәшгульләр өчен маркетплейсларда товарлар урнаштыру;
  • «Студентлар стартабы» программасында җиңүчеләр өчен предприятиеләрнең бизнес-планын эшләүне финанслау;
  • электрон документ әйләнеше өчен сервиска керү;
  • патент тикшеренүләре һәм эзләнүләр үткәрү;
  • интернет-рекламаны автомат рәвештә эшләтеп җибәрү сервислары аша продукцияне алга этәрүгә өйрәнү;
  • КУЭ субъекты хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү яки квалификациясен үзгәртү;
  • КУЭ субъектлары өчен маркетплейсларда продукцияне алга этәрү буенча укыту форум-марафоннары;
  • КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен бөтен Россия буенча цифрлы экраннарда реклама урнаштыру һ.б. 

Исегезгә төшерәбез, ярдәм программалары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла һәм аны беренче вице-премьер Андрей Белоусов алып бара.

Бушлай хезмәтләр алу өчен консультация сорап «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә әлеге телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International