10-20 август көннәрендә Казанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Яшьләргә бизнес» белем бирү программасының икенче агымы старт ала. Программаның нәтиҗәсе яшь бизнесменнар өчен 500 мең сумга кадәр грант ярдәме алу мөмкинлеге булачак.
«Яшьләргә бизнес» – «Минем бизнес» үзәгенең белем бирү проекты, аның нәтиҗәләре буенча Татарстанның яшь эшкуарлары 500 мең сумга кадәр грант ала ала. ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан КУЭ илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган программа эшкуарлык күнекмәләрен үзләштерергә һәм үз бизнесын үстерүгә акча алырга теләгән 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләргә юнәлдерелгән.
Программаның мөһим үзенчәлеге, эшкуарлыкның төп нигезләреннән тыш, үз проектын әйдәп баручы бизнес-белгечләр белән эшләү һәм идеяләрне тормышка ашыруда аларның ярдәмен алу мөмкинлеге булды.
Программада катнашучылар бизнес алып бару өчен мөһим булган түбәндәге күнекмәләрне үзләштерәчәк:
Исегезгә төшерәбез, «Яшьләргә бизнес» белем бирү проектының беренче этабына катнашу өчен гаризалар саны 650 артып китте. 190 катнашучы өчен программаны узу үз бизнесын үстерүдә старт ноктасы булды.
«Яшь эшкуарларга еш кына грант ярдәменә гаризаны ничек дөрес формалаштырырга һәм шул ук вакытта барлык кирәкле таләпләрне үтәргә кирәклеге турында белем җитми. Безнең программада без эшкуарлык нигезләрен генә түгел, ә бизнесны үстерү өчен түләүсез финанс ярдәмен җәлеп итү өчен документлар әзерләүгә дә өйрәтәбез», – дип сөйләде Линара Борһанова, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе.
Ярдәм программалары һәм түләүсез белем бирү чаралары Татарстанның «Минем бизнес» үзәге базасында, Президент инициативасы белән башланган һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов алып бара торган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.