Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын уздырды

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү оешмалары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында ВКС режимында эшче төркем утырышы узды.

Эшче төркем утырышы кысаларында МСП.РФ цифрлы платформасының «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы мөмкинлекләрен, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясенә ярдәм чараларында катнашу мәсьәләләрен карадылар.

КУЭ корпорациясенең КУЭ субъектларының кооперацион чылбырларын үстерү дирекциясе җитәкчесе урынбасары Елена Козырева МСП.РФ цифрлы платформасының «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы, Россиянең эре җитештерү компанияләренә кирәкле чимал һәм комплектлау материаллары сатып алу өчен КУЭ субъектлары арасыннан тәэмин итүчеләрне эзләү мөмкинлекләре турында хәбәр итте. МСП.РФ  цифрлы платформасын һәм «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисын үстерү мәсьәләсе Федераль Хөкүмәтнең һәм шәхсән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Рэмович Белоусовның  аерым контролендә тора.

«Соңгы киңәшмәләр кысаларында төбәкләргә сервисны үстерү һәм эре төбәк бизнесында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары продукциясенә ихтыяҗны стимуллаштыруны тәэмин итү бурычы куелды. Әлеге эшнең республика башкарма хакимият органнарының, иҗтимагый бизнес-берләшмәләрнең, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең уртак тырышлыкларын күздә тотуына игътибар юнәлтәм», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International