2023 ел башыннан Татарстанда үзмәшгульләр саны 30,5 мең кешегә арткан. Үсеш республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә күзәтелә. Моңа «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган ярдәм чаралары ярдәм итә.
Татарстан үзмәшгульләренең декларацияләнгән кереме ел башыннан 22,5 млрд сумнан артып киткән, ә аларның саны 255 меңгә җиткән.
Үзмәшгульләрнең икътисадый активлыгын арттыру өчен, Татарстанда ярдәм чаралары комплексы гамәлдә, шул исәптән онлайн-мәйданчыкларга чыгу һәм алар өчен махсус сәүдә урыннары һәм ярминкәләр оештыру буенча да. Үзмәшгульләр фикеренчә, продукцияне сатуга ярдәм итүче күрсәтелгән чаралар аларның икътисадый активлыгын билгели.
Ел башыннан бирле 300дән артык үзмәшгуль республика территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашкан, шул исәптән Россия эшкуарлыгы көннәрендә 3 көнлек «Татарстан мин инде ул» ярминкәсендә 10 млн сумнан артык акча эшләгән. Һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен «Минем бизнес» үзәге даими рәвештә үз продукциясен маркетплейсларга чыгару буенча бушлай укыту программалары үткәрә.
Бүген Татарстанның үзмәшгульләренә шулай ук ташламалы микрозаймнар һәм поручительство кебек дәүләт ярдәменең финанс чаралары да ачык. Еллык 5,5% ставкасы буенча 50 меңнән 500 мең сумга кадәр ташламалы яинанслау 3 елга кадәр срокка бирелә. Үзенең залог акчалары булмаган гражданнарга ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды ташламалы поручительлек бирә, аның максималь күләме кредит суммасының 50% тәшкил итә, ә комиссия түләүләре 0,5% кадәр киметелгән.
Моннан тыш, республика үзмәшгульләре «Минем бизнес» үзәгендә мәгълүмати-консультацион ярдәм дә ала ала. Консультацияләр барлык үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча да бар.
Шулай ук үзмәшгульләр өчен берничә преференция гамәлдә: ирекле нигездә иминият кертемнәрен түләү һәм хисаплылык алып барудан, декларацияне тутырудан азат итү, чөнки салым органы белән барлык хезмәттәшлек «Минем салым» кушымтасы аша башкарыла.